Пандемия вакытында эшләгән волонтерлар Дәүсовет Рәисе белән очрашты 

«Миңа – Альбина, миңа – Марсель…»

Пандемия вакытында өлкән яшьтәге кешеләрнең сүзләре бу. Алар 3 ай дәвамында ярдәм иткән егет-кызларны исемләп белә, хәтта үзләренә кем киләсен дә хәл итә икән. Бу хакта бүген волонтерлар Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда сөйләде. Сүз уңаеннан, пандемия вакытында Татарстанда 5,5 мең волонтер эшләгән. Аларның кешеләргә ярдәм итү теләкләре әле дә ташып тора. Март аеннан бирле алар 14 мең кешедән гариза кабул иткән. Волонтерлар ярдәмен әле дә көтеп торучылар бар икән.

– Пандемия башлануга, «Волонтер буласыңмы?» – дип шалтыраттылар. Бик теләп ризалаштым. Иң авыр вакытта кешеләргә ничек ярдәм итмисең инде?! – ди Казан медицина көллияте мөгаллимәсе Марина Сәгъдиева. – Карарымны гаиләм дә аңлап кабул итте. Балаларым минем белән бик горурланды. Инде алар да, нинди яхшылык эшлик икән, дип тора. Юлда олы яшьтәге кеше очраса, ярдәм кирәк түгелме икән, дип борчыла.

Маринага волонтерларны йөртер өчен машина бирәләр. Рульдә йөрү тәҗрибәсе зур булса да,  ул бу эшкә бик җаваплы карый. Үз машинасы булса, бер хәл. Дәүләтнекен аеруча саклап тота. Җитмәсә, ул вакытларда МЧСтан гел йә яңгыр, йә яшен, йә көчле җил хакында кисәтү хәбәре килеп тора.

–  Һәр кич машинаны кайда гына куйыйм икән дип борчыла идем. Әгәр агач ауса, түбәдән нидер төшсә, дип нык кайгырдым. Хәзер генә уй-кичерешләр көлке тоела, ул чакта бер дә елмаясы килмәде.  Әмма өлкәннәр белән күрешү бар борчуларны оныттыра иде. Безнең төркем аларны дарулар белән тәэмин итте. Башта бу мәсьәлә  бик катлаулы иде. Соңрак хәл ителде, – ди Марина.

Баксаң, волонтерлар хәтта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның кесә телефоны номерын табып, үзенә шалтыратканнар.

– Үзчикләү вакытында өлкәннәр чыгып йөрмәде. Әмма дару кирәк. Уйлаша торгач, бу проблема хәл ителде, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Баксаң, волонтерлар әби-бабайлар өчен  башта алар теркәлгән хастаханәгә барганнар икән. Аларның медицина карталарын табып, табибка кергәннәр. Рецепт алгач, даруханәгә барганнар. Шулай итеп, яшәү өчен кирәкле дарулар алынган.

– Әгәр вирустан куркып торсаң, волонтер булып эшләп булмый. Безне һәрдаим тикшереп, битлек, пирчәткәләр биреп тордылар. Дәүләт тарафыннан игътибар булу  эшләргә көч бирде. Ә менә әби-бабайларның рәхмәте безгә канат куя иде. Аларның күбесе үз кешеләребезгә әйләнде. Ялгыз яшәүче өлкәннәрне әле дә ташламыйбыз. Үземнең бер әбием, бер бабам бар, – ди Марина.

Дима Вәлиев Яшел Үзәндә яши.  Аны, бер әбигә азык-төлек җыелмасы иткәндә, икенчесе күреп ала.

– Бу әби яныма килде дә: «Нишлисең, улым?» – дип сорады. Үземнең волонтер икәнемне, коронавирус вакытында олыларга ярдәм күрсәтүемне әйттем. Ул елап җибәрде. Баксаң, үзе дә ярдәмгә мохтаҗ икән. Ниләр кирәген әйтте. Без исә аңа үзебез җыелышып, кирәк әйберен алып бирдек, – ди Дима.

Пандемия вакытында волонтерлар  өлкәннәргә нинди генә ярдәм күрсәтми. Кемнеңдер этен урамга алып чыгып йөртеп керәләр. Берәүләргә кибеттән азык-төлек ташыйлар, икенчеләргә дару кирәк була. Хәтта бер шәһәр хастаханәсеннән икенче шәһәргә өенә кайтырга теләүчеләргә дә ярдәм итәләр. Андый мөрәҗәгатьләрнең барысы да «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегендә коронавируска каршы оештырылган эшче төркемгә килеп тора. Бу хакта эшче төркемне җитәкләгән, Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова җиткерде.

– Бу өч ай эчендә без бер гаиләгә әйләндек. «Ватсап»та үз төркемебез бар. Анда кая нинди ярдәм кирәклеген язабыз. Шундук җавап килә. Эшлим дип торучылар күп булды. Өлкәннәргә генә түгел, үзизоляция вакытында күп кеше ярдәмгә мохтаҗ иде. Шөкер, халыкка дәүләттән ярдәм күрсәтелде. Кечкенә бала үстерүчеләр өч ай буе 5әр мең пособие алды, күп кенә гаиләләрдә яшәүче сабыйларга10 мең сум түләнде. Дәүләт Советы депутатлары да эшсез тормады. Күбесе халык гозерләрен онлайн тыңлады, ярдәм итәргә тырышты, – ди Светлана Захарова. – Пандемия вакытында кешеләргә матди ярдәм генә түгел, аларны тыңлау да кирәк иде. Кайчак җылы сүзебез белән тынычландырырга тырыштык. Алар шуңа да рәхмәтен җиткерде. Элек ярдәм сораучылар күп булса, хәзер инде алай күп түгел.

Волонтерлар ярдәме әле тагын кирәк булырга мөмкин. Фәрит Мөхәммәтшин вирусның бетмәвен, бераз тынып торгач, тагын икенче дулкын килергә мөмкинлеген дә искәртте.

– Дөнья хәлен белеп булмый. Алдагысын төгәл әйтүче булмаса да, без әзер торырга тиеш, – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе волонтерларга чиксез рәхмәтен җиткерде.

–   Үзизоляция вакытында да кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып тордыгыз. Кыю булдыгыз. Мондый изге эш белән шөгыльләнгән кеше берничек тә начар була алмый, – диде ул. Фәрит Мөхәммәтшиннан, әлеге волонтерлар командасын саклап калырга булышыгыз, дип тә сорадылар.  Ул каршы килмәде. Әмма волонтерлар өчен кайдадыр җәйге ял оештыру кебек эшләрне әлегә кичектереп торырга киңәш итте. Иң актив волонтерларны билгеләп үтәчәкләрен дә әйтте.

Волонтер хәрәкәте өчен иң зур бүләк ул – Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр. Алар бу хакта үзләре дә яшерми. Яңа төзәтмәләр кертелгән очракта, волонтерлар эшчәнлегенә дәүләт тарафыннан игътибар тагын да артачак.

– Күңел кушкан эшебезне дәүләт кайгырта икән, без тагын да яхшырак эшләячәкбез. Авыр чакта ярдәмләшеп яшәү канда булса да, хәзер волонтерларга хөрмәт зур. Үз гамәлләрең белән кемнедер сөендерүдән дә рәхәт хис юк, – ди Кукмара районының Өркеш авылында әби-бабайларга ярдәм итүче Фирая Мортазина. – Бер булышсаң, күңел гел шуны тели. Яшәргә рәхәт була. Кайгырырга, моңаерга вакыт калмый.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү