Коронавирус миллионнарны «урлады»

COVID-19 пандемиясе аркасында Чаллы бюджеты шактый югалтулар кичергән. Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев бу хакта «Интервью без галстука» тапшыруында әйтте.

«Татарстан буенча матди югалтулар 32 млрд сумны тәшкил итсә, Чаллыда югалту күләме 200 миллионнан артып китте», – дип сөйләде ул. Шәһәрдә күп кенә хезмәт күрсәтү предприятиеләре һәм транспорт оешмалары эшләмәгән. Чаллы бюджетының 30 процентыннан артыгын кече һәм урта бизнес тәшкил итә. Кече бизнес тармагында 80 меңнән артык кеше эшли. Бу – КамАЗның ике штаты белән чагыштырырлык күләм. Гомумән, быелга шәһәр бюджеты 10 млрд сум планлаштырылган булган. Ел азагына исә зыян күләме артырга да мөмкин. Мәһдиев оптимизация программасы кабул ителүен әйтте. Муниципаль программаларны тормышка ашыру туктатылган, кайбер тармаклар финансланмаячак.


Фикер өстәү