Күчерү аша качыру, яки «Кәримуллин ысулы» терлекчелеккә ни бирә?

Кукмараның әле кайчан гына мал саны кимүгә барган «Уңыш» хуҗалыгында хәзер 3200 мөгезле эре терлек исәпләнә. Савым сыерларының баш саны 900дән артып киткән. Бүген алар нәселле сыерлар белән тирә-як авыллардагы шәхси һәм фермер хуҗалыкларын да тәэмин итә.

Мондый үсешнең хикмәте – бозауларда, диләр. Узган ел терлекчелектә 1400 бозау алынса, быел тагын да күбрәк булыр, дип өметләнәләр. Ай саен туып торучы 100 – 120 бозауның сакланышы 98,5 процентка җиткән! Хуҗалыкның башкарма директоры Раил Галимуллин әйтүенчә, уңышның сере терлекчелектә «Кәримуллин ысулы»н куллануга да бәйле.
– Әнә күрәсезме, зур булмаган терлек торагында утызлап бозау бар. Ай ахырына кадәр 60лап җыелачак. Баштарак һәркайсы сөт белән туклана. Бозаулар һәрчак хәрәкәттә. Асларында – сап-сары салам. Бозауларны махсус азык рационы белән ашатабыз. Берникадәр вакыттан терлекчелек комплексының аргы читендәге торакка күчерәбез. Бу – күчерү аша качыру, ягъни күп төрле вирус, бактерияләрне «адаштыру» өчен кирәк. Бозаулар торган урынны һәр ай ярым-ике ай саен алыштырып тормасаң, чирли башлыйлар, – ди ул.
Бозауларны әледән-әле күчереп йөртү – шактый мәшәкатьле эш, югыйсә. Чыгымнары да юк түгел. Булачак торакны берничә кат чистартырга, кырып-кырып юарга, дезинфекцияләргә туры килә. Әмма нәтиҗәсе бар. «Кәримуллин ысулы» хәзер районның барлык хуҗалыкларында диярлек кулланыла.
Кукмараның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин әйтүенчә, баштарак күпләр бу ысулның асылын аңлап та җиткермәгән. Хәтта көлүчеләр дә табылган. Тораклары якты, чиста, коры булгач, махсус рацион белән тукландыргач, бозауларга тагын ни кирәк? Ике ай саен урыннарын алыштырмыйча үсәләр әле, диючеләр дә булган. Үсүен үсәләр дә, берәрсе кинәт ниндидер чир-мазар белән авырып китсә, дәвалау гына читен. Сер түгел, югалтулар шактый булган чаклар да бар.

Малларны ашату, бозауларга дөрес тәрбия бирү, микроблар чылбырын өзү кебек алымнар беренче карашка бик гади булып күренсә дә, нәтиҗәсе шактый сиздерә. Район хуҗалыкларында гына түгел, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында да терлекчелектә «Кәримуллин ысулы» торган саен күбрәк кулланыла. Бу хакта сүз чыккач, Рафак Хәлиуллин Кукмарага тәҗрибә уртаклашырга дип килгән Әтнә районы башлыгының Рифат Кәримуллинны кочаклап алуын искә төшерде. Республика буенча бер сыердан иң күп сөт җитештерүче район җитәкчесенең башкалар алдында: «Ул безне эшләргә өйрәтте», – диюе үзе үк күп нәрсә сөйли.

Рәсем асты: Тәҗрибәле мал табибы Рифат Кәримуллин ысулы белән тәрбияләгәндә, бозауларны һәрдаим сагалап торучы микроблар чылбыры өзелә. Аеруча, җәйге чор өчен әзерләнгән торакта тәрбияләнүче бозаулар чиргә бирешми. Үлем очраклары бөтенләй юк диярлек. Аннан килеп, бозаулар җәйге торакларда тәрбияләгәндә, кышка да чыныгып керә.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү