Бер авылда ярты ел эчендә ике янгын булган: «Гыйнварда күршесе, июньдә үзе янды»

Кичә Арча районының Түбән Аты авылында янгын чыккан. Рәҗәп Шәйхетдинов хуҗалыгында бар да янып беткән.

Бары бер мунча гына калган.  Ул көнне Рәҗәп абыйның кызы ике баласы белән кунакка кайткан булган. Сабыйларны өйдә калдырып, әниләре мунча юарга киткән. Бәхеткә, төтен исен сизеп, лапаста нидер янганны күреп ала ул. Тизрәк өйгә кереп балаларын урамга алып чыга.

– Рәҗәп абый фермада эшләп йөри иде. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитсә дә, йортны саклап булмады. Йорты яшәрлек түгел инде. Агачтан салынган өй кәгазь янган төсле дөрләде генә. Янгынның сәбәбен тузган электр чыбыкларыннан чыккан дип фаразлыйлар, – ди  Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резидә Батталова. – Соңгы арада безнең якларда янгыннар еш күзәтелә. Үзарасалым акчасына су  өчен мотопомпа  да алып куйдык инде. Әмма халык чыбыкларны яңартырга ашыкмый. Өйнекен алыштырсак та, лапаска ярар әле диябез бит инде. Бу гадәтне үзгәртеп, иске чыбыкларны алыштырырга өйрәнсәк иде. Әле бит гыйнвар аенда гына Рәҗәп абыйның күршеләре янган иде. Әлбәттә, мондый фаҗига бөтен авылны борчуга салды. Әле ярый, Рәҗәп абыйның барыр җире бар. Ул өч кызында чиратлап яшиячәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: arskmedia.ru

 


Фикер өстәү