Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү график буенча, бернинди тоткарлыкларсыз алып барыла. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш мәйданчыгында булып, моңа үзе үк инанды.
Хастаханәнең гомуми мәйданы – 15 мең кв.метр. Барлык 4 каты да төзелеп беткән инде. Хәзер эчке бизәү эшләре алып барыла.
Президентка объектның әзерлек дәрәҗәсе турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов төзелештә барлык технологияләрне төгәл үтәүнең, аеруча сырхауларны кабул итү бүлмәсеннән дәвалауга озату юлының дөрес итеп эшләнү зарурилыгын искәртте.
Дәвалау корпусы 232 ятак урынга исәпләнгән. Кирәк булган очракта, аларның санын 504кә җиткерү мөмкинлеге каралган. Хастаханәне 15 августта файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Президент, эш темпын киметмичә, файдалануга тапшыруга бер атна кала хастаханәне тулысынча өлгертү бурычын куйды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat