Һава торышында үзгәрешләр көтелә

Бүген, 18 июньдә, Татарстанда, шулай ук Казанда урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. 15-20 метр/секунд тизлектә җил исәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итте.

Яшен вакытында гап-гади саклык чаралары хакында онытып җибәрмәгез.

Бүген көндез 21-23 градус, төнлә 11-13, иртәгә, 19 июньдә 22-24 градус җылы булачак.


Фикер өстәү