БДИ үткәрү көннәре һәм тәртибе билгеле булды

Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры, барлык процедураларны сынап карау өчен, тест имтиханыннан башлана.

Быел бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты һәм тәртибе расланган. Россия төбәкләрендә БДИ бер үк төрле расписание буенча үткәреләчәк. Анда тест имтиханын бирү, төп һәм өстәмә өлешләр күздә тотылган.

БДИнең төп өлеше 29 һәм 30 июньдә тест имтиханын бирүдән башлана. Аның барышында имтихан процедураларының барысы да сынап каралачак.

Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны 3 июльдән тапшыра башлаячак. Бу көнне география, рус әдәбияты һәм информатика буенча БДИ үткәрелә. 6 һәм 7 июльдә – рус теле, 10 июльдә – математика, 13 июльдә – тарих һәм физика, 16 июльдә – җәмгыять белем һәм химия, 20 июльдә – биология һәм чит телләр (язмача өлеше) буенча БДИ уздыру каралган. Чит телләр буенча БДИнең телдән бирелә торган өлеше 22 һәм 23 июльгә планлаштырылган.

Резерв көннәр 24 июльгә (рус теленнән һәм чит телләрдән тыш), калган барлык фәннәр буенча – 25 июльгә билгеләнгән. Ә инде БДИне нигезле сәбәпләр белән июльдә тапшыра алмаучылар өчен август аенда өстәмә чор каралган.

3 августта география, рус әдәбияты, информатика, биология, тарих һәм чит телләр (телдән бирелә торган өлеше), 5 августта – рус теле, 7 августта – җәмгыять белеме, химия, физика, математика, чит телләр (язмача өлеше) буенча БДИ узачак. Резерв көнендә – 8 августта исә барлык фәннәр буенча имтиханнар тапшырып булачак.

БДИ бирүчеләр башка фәннәрне дә сайлап алырга мөмкин. Моның өчен имтихан көненә ким дигәндә бер атна кала төбәкнең дәүләт имтиханнары комиссиясенә гариза язып тапшырырга кирәк.

БДИ төп чорының резерв көннәрендәге имтиханнарга чирләп китү яки нигезле башка сәбәп (документ нигезендә расланырга тиеш) белән төп этапта имтиханга бара алмаган укучылар, шулай ук башка фән буенча имтихан тапшырулары сәбәпле төп этапта имтиханга бара алмаган (ягъни имтиханнар бер үк көнгә туры килгән) укучылар кертелә. БДИнең өстәмә чорындагы имтиханнарга фәкать төп этапта нигезле сәбәпләр аркасында имтиханнарга бара алмаучылар гына кертелергә мөмкин.

Тагын шунысы да бар: быел БДИне югары уку йортларына керергә ниятләүчеләр генә тапшыра.


Фикер өстәү