Транспорт салымын киметергә җыеналар

Дәүләт Думасында быел яңа коронавирус инфекциясе пандемиясенең килеп чыгуы сәбәпле транспорт салымын 25 процентка киметү тәкъдиме белән чыкканнар. Бу хакта РИА Новости, Дәүләт Думасы депутаты Василий Власовның транспорт министры Евгений Дитрихка юлланган хатына таянып, хәбәр итә.

Хатта пандемиягә каршы көрәш буенча махсус режим кертелгән төбәкләрдә яшәүчеләр өчен 2020 елга салымны киметү тәкъдим ителә. Бу чорда халыкның күпчелеге, коронавирус инфекциясенә каршы көрәшү чаралары кертелү сәбәпле, транспорт чараларыннан файдалана алмады, диелә мөрәҗәгатьтә.

Депутат фикеренчә, салымны киметү бик тә гадел компенсация булачак һәм халыкка берникадәр дәрәҗәдә икътисади ярдәмгә әйләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез: 2019 елның 31 декабрендә Кытайның Ухань шәһәрендә  яңа коронавирус инфекциясе килеп чыгу турында игълан ителде. 11 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны пандемия дип бәяләде.


Фикер өстәү