Татарстанда чит илдән кайтучыларга мәҗбүри обсервацияне яшәү урыны буенча үзизоляциягә алыштырганнар

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19 март, 2020 ел, №208 карарына кертелгән соңгы үзгәрешләр нигезендә, бүгеннән башлап, Татарстанга чит илләрдән кайтучылар, шулай ук алар белән бергә яшәүчеләр 14 көн дәвамында өйләрендә үзизоляция чорын узарга тиеш булачак (моңа кадәр мондый кешеләрнең шифаханәләрдә обсервациядә ятканлыкларын искәртик).

Тагын бер йомшарту чарасы кертелә. Бүгеннән дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары кешеләр белән (интернет аша түгел, ә күзгә-күз) чаралар оештыру һәм үткәрүгә рөхсәт алды. Әмма яңа коронавирус инфекциясеннән саклану максатында профилактика чараларын үткәрергә кирәк булачак.

22 июньнән инвалидларны реабилитацияцияләү буенча  дәүләт үзәкләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәкләре, республикада яшәүчеләргә социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәкләрнең социаль-реабилитация бүлекләре үзләренең эшчәнлеген яңартып җибәрә алачак.

 


Фикер өстәү