«Каен җиләгенең литрын 700 сумнан бик тиз алып бетерәләр»

Социаль челтәрләрдә җиләкле рәсемнәр артты. Халыкны туган ягына тагын ныграк ашкындыра торган чор җитте. Ә сездә җиләк өлгердеме әле?

Гүзәл Идрисова, җырчы:

– Җиләк җыярга бик яратабыз. Аеруча ирем Илназ оста бу эштә. Әни аны кечкенә чагында гел үзе белән йөрткән. Хәзер үзе безне ияртә инде. Үз йортыбыз белән яшәгәч, рәхәткә чыктык. Әгерҗедә яшәүче дусларыбыз каен җиләге бүләк иткән иде, шуны бакчабызга утырттык. Соң өлгерә торган викториябез бар. Без бер генә җиләк-җимеш, яшелчәне әрәм итмибез. Кышка катырып куярга өйрәндек. Җиләк-җимеш өчен аерым суыткычыбыз бар. Әле менә кичә кузгалак җыйдым. Шуны да кышка әзерләп куйдым. Җиләкне Арча районында, тау битләреннән җыябыз. Үзебезнең бистә янында да яфраклары күренә. Монда да җыярга исәп бар. Җиләкне кайнатмыйбыз, шикәр комы белән бутап кына куябыз. Мунчадан чыккач, чәйгә тәмле.

Илүсә Фәләхова, блогер:

– Җиләк өлгерү турында сездән ишетәм. Әле быелгысын татып караганым юк. Җиләк җыярга иртәрәктер дип уйлыйм. Без җиләкне гаилә белән җыябыз. Элеккеге төсле кайнатма әзерләмибез, шикәр комы белән бутап, суыткычка куябыз.

Галия Мортазина, Лаеш:

– Бездә каен җиләге өлгерде. Кеше җыя башлады инде. Әле җиләкнең тәме юк.  Тәмам өлгереп беткәч кенә, кызым белән барып җыябыз. Кечкенә савытларга салып, кышка катырып куябыз. Үзем җиләк ашамыйм. Әзерләп куйганны туганнарга, дусларга өләшәм. Җир җиләген бик яратам. Анысын басуда ук чүбеннән аерып җыярга тырышам. Җир җиләгеннән кайнатма да ясыйм, как та коям.

Бәрия Шиһапова, укытучы:

– Безнең Мамадыш районының Уразбахты авылы халкы җәйне көтеп тора. Үзләре белгән урыннардан җиләк табып, сата башлыйлар. Җиләкне юл буенда саталар. Алучылар күп, ди. Энем белән киленем дә шул эш белән шөгыльләнә. Бишенче көн инде каен җиләге җыеп саталар. Кичә бик тиз кайттылар. 1 литрын 500 – 700 сумга алып китәләр икән. Авылда эш булмагач, җәй көне халык мая туплый. Безнекеләр иренми, үзләре артыннан балаларын ияртеп, акча эшләргә өйрәтәләр. Сата дигәч тә, үзебез дә кайнатмасыз утырмыйбыз. Табыннан җиләк ел буена төшми.

Гөлшат Юнысова, тәрбияче:

– Басуга барып җиләк җыярга яратмыйм. Җенем сөйми инде менә! Ул кигәвене, черки-чебене. Кечкенәдән җиләккә исебез китмәде. Җиләккә йөрде, без исә өй эшләрен карадык. Әле быел елан да күп диләр. Бер танышым да күреп кайткан. Болай булгач, быел бөтенләй басуга бармыйм. Әтием каен җиләген дә, җир җиләген дә бакчага утыртты. Ашыйсы килгәндә, шунда чыгабыз. Каен җиләгенең ике сорты – агы, кызылы пешеп утыра. Бакчада булгач, ашыйсы бик килми. Викториябез күп. Кайнатманы шуннан ясыйбыз.

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү