Медицина хезмәткәрләренә машинасы да, хөрмәте дә булачак

Бу атнада медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Татарстан Президенты да әлеге бәйрәм уңаеннан ак халатлы һөнәр ияләре белән очрашырга уйлый. Бу хакта  Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

– Рөстәм Миңнеханов медикларга ашыгыч ярдәм машиналарының ачкычларын тапшырачак. КФУның прецизион һәм регенератив медицина үзәгендә булачак, поликлиника блогын, нейрореабилитация бүлеген караячак.

— Ике дистәгә якын ашыгыч ярдәм машинасын тапшыру планлаштырыла. Бу Россия Президенты, федераль Хөкүмәт ярдәмендә төбәкләргә, шул исәптән республикага күрсәтелгән ярдәм төрләренең берсе. Рөстәм Нургалиевич район ашыгыч ярдәм станцияләре өчен машина ачкычларын тапшырырга планлаштыра һәм медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре, ветераннар һәм хәзерге вакытта эшләүче медицина тармагы хезмәткәрләре белән очрашырга җыена, — дип хәбәр итте Галимова.


Фикер өстәү