Путинның Кремльдәге кабинетына оныклары шалтырата аламы? (ВИДЕО)

Россия Президенты Владимир Путин «Мәскәү. Кремль. Путин» фильмында: «Эш кабинетына оныклары шалтырата аламы?» дигән сорауга җавап бирде. Программаның анонсын алып баручы Павел Зарубин Instagram-сәхифәсенә куйган.

— Шалтыратырга мөмкиннәр, алар шалтырата да, — дип җавап кайтара дәүләт башлыгы.


2018 елгы «Туры элемтә» барышында Владимир Путин оныкларына вакыт җитмәвен әйткән иде. Ул журналистларга алар белән күбрәк аралашырга теләвен белдерде, оныкларына уенчыклар бүләк итүе турында сөйләде.


Фикер өстәү