Казанда меңнән артык дистанцион мошенниклык очрагы теркәлгән.
Узган ел белән чагыштырганда дистанцион караклык очраклары арткан.
— 5 ай эчендә Казанда гомумҗинаять юнәлешендә 1800дән артык караклык факты теркәлгән. Узган елның шул ук чорында мошенниклыкның 1300 дән артык факты теркәлгән иде. Алар арасында кәрәзле элемтә һәм интернет чаралары ярдәмендә кылынган җинаятьләр бар. Мондый очраклар — 1301. Китерелгән зыян күләме 7 млн сум тәшкил итте, — диде Казан буенча Эчке эшләр министрлыгының участок бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Рәүф Низамов. Шул ук биш айда республикада нибары 500 алдалану очрагы офлайн рәвештә булган. Шәһәр халкын төрле сайтларда әйберләр сатканда яки сатып алганда күбрәк алдыйлар икән. Акча югалту очраклары шулай ук банк картасына бәйле мәгълүматларны кирәкмәгән кешегә җиткерү, мошенникларның шалтыратуларына алданудан да килеп чыга.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat