Фәрит Мөхәммәтшин: «Бүген Татарстан бюджетына кергән акчаның һәр сумы, һәр тиене кадерле»

Пандемия аркасында килеп чыккан икътисади кризистан чыгу буенча өч этаптан торган Илкүләм гамәлләр планы әзер. Хәзер аның чараларын законнар кысасына кертергә кирәк. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

Анда парламентчылар һәм профильле министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре халыкны эшле итү, керемнәрен торгызу, икътисадны үстерү буенча Россия Хөкүмәте эшләгән Илкүләм гамәлләр планын, Татарстанның анда катнашуын карады.  Шулай ук республика территориясендә федераль программаларның ни рәвешле үтәлүе буенча да фикер алыштылар.

Хәзерге вакытта планны хакимият органнары карый. Документны 1 июльгә кадәр раслау күздә тотыла. Аның төп максаты – икътисадны торгызу, үсеш юлына чыгу һәм халыкның керемнәрен арттыру.

План 2021 ел азагына кадәрге чорга кабул ителеп, икътисадны торгызуның өч этабын күздә тота. Беренче этап (июль – сентябрь) бурычы – алга таба халыкның керемнәре кимүгә юл куймау, аеруча зыян күргән тармаклардагы хәлләрне тотрыкландыру. Икенча этапта (октябрьдән алып 2021 елның июненә кадәр) икътисадны үстерү, халыкның керемнәре артуны тәэмин итү, санитария-эпидемиологик хәлләрнең начараюына юл куймау күздә тотыла. Ә инде өченче этапта (2021 елның июленнән декабрьгә кадәр) керемнәрне һәм икьтисадны тотрыклы үстерү бурычы тора.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Илкүләм гамәлләр планын тормышка ашыру өчен Республика чаралар планы эшләнелә.

– Татарстан, тулаем бөтен Россия һәм бөтен дөнья кебек, пандемия аркасында бик җитди икътисади кризис кичерә. Республика бюджетына соңгы биш ай эчендә генә планда каралганнан 32,2 миллиард сумга кимрәк керем керде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, Татарстан Илкүләм гамәлләр планын (аны тормышка ашыруга якынча 5 триллион сум акча каралган) эшләүдә актив катнашкан, План проектына «Бердәм Россия» партиясе һәм Дәүләт Советының профильле комитетларыннан кайбер тәкъдимнәр кертелгән.

Илкүләм планда федераль законнарны (барлыгы 161 законны) үзгәртү күздә тотыла. Үзгәрешләр эчке ихтыяҗны арттыруга, эшлекле климатны яхшырту, кече һәм урта эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә ярдәм итү, салым процедураларын гадиләштерүгә һ.б. юнәлдерелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларны Илкүләм гамәлләр планы чараларын тормышка ашыруга (аеруча тиешле закон проектларын эшләү ягыннан) актив кушылырга чакырды. Парламент башлыгы фикеренчә, килеп туган вазгыятьтә республика территориясендә федераль программаларны тормышка ашыру бик мөһим. «Бүген Татарстан бюджетына кергән акчаның һәр сумы, һәр тиене кадерле», – диде ул.

 


Фикер өстәү