Татарстан Иҗтимагый палатасында Конституциягә үзгәрешләр кертүдә халыкара тәҗрибә турында сөйләштеләр

Конституциягә үзгәрешләр бездә генә түгел, чит илләрдә дә кертелә. Татарстан Иҗтимагый палатасында узган «түгәрәк өстәл»дә белгечләр халыкара тәҗрибә турында сөйләште.

Казан федераль университетындагы юридик факультетның халыкара һәм Европа хокукы кафедрасы ассистенты Марсель Гәрәев сүзләренә караганда, АКШ Конституциясенә бүгенге көнгә 27 төзәтмә кертелгән, Германиядә – 218, Франциядә 18гә якын төзәтмә кабул ителгән.

Ә рекордчы булып Һиндстан тора, анда илнең Төп Законына 500дән артык төзәтмә кертелгән.

– Безгә, Россия Федерациясе гражданнары буларак, Гомумроссия тавыш бирү көне алдыннан Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча башка дәүләтләр тәҗрибәсен өйрәнү кызыклы. Монда шуны билгеләп үтү мөһим: безнең ил үзгәрешләр кертү буенча беренчесе түгел. Мәсәлән, быел Италия яки Япония кебек илләрдә шулай ук илнең Төп Законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү каралган, – дип сөйләде ул очрашуда.

– Бөтен дөнья белгечләре фикеренчә, барлык алдынгы дәүләтләрдә якынча 17 елга бер тапкыр илнең Төп Законына үзгәрешләр кертелә.

Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Халыкара хокук факультеты деканы урынбасары Никита Молчаков фикеренчә, Конституция мәңгелек була алмый.
– Ул бит Изге китап түгел. Шуңа күрә ул замана таләпләренә туры килергә тиеш, – ди галим. – 1993 елгы Конституция ил өчен катлаулы чорда һәм төрле көчләргә баланс буларак кабул ителде. Әмма ул вакытлыча булып саналды. Шуңа күрә ул Конституцияне тоталитар-авторитар совет җәмгыяте белән демократияле Россия арасында хокукый күпер буларак та бәяләргә мөмкин.


Фикер өстәү