Владимир Путин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыгачак

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү (1 июльгә билгеләнгән) алдыннан халыкка мөрәҗәгать итәргә ниятли, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Президент үзенең чыгышында Конституциягә тәкъдим ителә торган төзәтмәләрнең асылын тагын бер кат аңлатырга җыена. Путинның 24 июньгә билгеләнгән Җиңү Парадыннан соң мөрәҗәгать белән чыгуы көтелә. Хәер, аның чыгышы 29 яки 30 июньгә дә күчерелергә дә мөмкин.
Моннан тыш Владимир Путин яңа Россиянең 30 еллыгына багышланган документаль фильм өчен әзерләнгән интервьюсында (ВГТРК каналы 22 июньдә күрсәтергә тиеш) да Конституциягә үзгәрешләр кертү темасына кагылып үтәчәк.
Хәтерләсәгез, Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турында закон 11 мартта Дәүләт Думасында кабул ителеп, шул ук көнне Федерация Советында хупланды. 14 мартта документка Президент кул куйды. Фикер алышулар барышында 400гә якын төзәтмә тәкъдим ителде. Шуның 170е законның төп редакциясенә кертелде, 200ләбе инкарь ителде. Конституциягә үзгәрешләр буенча Гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән иде. Әмма коронавирус инфекциясе таралу аркасында ул билгесез вакытка күчерелде.
Инде менә 1 июньдә Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча эш төркеме белән үткәргән киңәшмәсендә тавыш бирүне 1 июльгә билгеләү турында карар кабул ителүен белдерде. Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова, санитария-эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, тавыш бирүнең ничегрәк үтәчәге турында сөйләде.


Фикер өстәү