Икедәге хата сигездә төзәтелми

Россиядә балалар уртача 26 яшькә кадәр әти-әни җилкәсендә яши. «Сбербанк» белгечләре халык арасында уздырылган сораштырудан соң шундый нәтиҗәгә килгән. Әти-әни канаты астыннан иң озак чыга алмаучы балалар Ростов-Дон шәһәрендә яши икән. Биредә мөстәкыйль тормыш дигән күренеш уртача 27 яшьтә башлана. Иң мөстәкыйль балалар исә Хабаровск краенда көн күрә, ди белгечләр. Биредә балалар уртача 24 яшьтә ата-ана канаты астыннан чыга икән. Нәрсә бу? Заманча тәрбиядәге хилафлыклар нәтиҗәсеме? Әллә инде бүген башкача мөмкин дә түгелме?

Балалар психологы Алсу Таҗиева сүзләренә караганда, әти-әниләр игътибар итәргә тиешле киңәшләр белән уртаклаша.

Иркә буын

Без, ягьни бүгенге әти-әниләр – иркәләнеп үскән буын түгел. Балачакта бездән бик күп әйберне сорап түгел, таләп итеп эшләтәләр иде. Сүз тыңламаган очракта тиешле җәзасын да ала идек. Хәзер исә артык күп беләбез, шул ук психологияне дә тирәнтен өйрәнә башладык. Нәтиҗәдә, үзебезнең балаларны да башкача тәрбияләргә тырышабыз. Өстәлгә сугып, баладан нидер таләп итү дә хәзер кыргыйлык кебек тоела. Гәрчә үзебез шундый алымнар ярдәмендә тәрбияләнеп үссәк тә. Әмма кайчак ата-ана чама хисен онытып җибәрә, балага бөтенләй бернинди киртә куймый башлый. Нәтиҗәдә, бала инфантиль булып үсә.

Үзебез үк куркытабыз

Шул ук вакытта ул баланың ата-ана җилкәсеннән тиз генә төшәргә теләмәвенә бүген тормышның шаукымы да гаепле. «Бала мәктәптән чыкканда аны педофил, маньяк сагалап торырга мөмкин…»  «Наркотик кебек куркыныч сагызлар тарата башлаганнар…» Бүген адым саен әнә шундый эчтәлектәге куркыныч хәбәрләргә юлыгасың. Болар ата-ананы куркуга сала, билгеле. Шуңа күрә балаларны кулдан килгәнчә якларга, сакларга тырышабыз. Баланы җитәкләп мәктәпкә илтү, каршы алу дисеңме. Аларны үзләрен генә каядыр җибәрергә кот очып тора. Җибәргән очракта да әледән-әле телефоннан шалтыратып, тикшереп, гел элемтәдә торасың. Шул рәвешле балага үзебез үк хәзерге дөньяның куркыныч булуын тукып торабыз. Аңа, йорт ишеген ачып чыгуга сиңа куркыныч яный, үзең генә калырга ярамый, дигән фикерне сеңдерәбез. Шуңа күрә 18 яшь тулып, мөстәкыйль тормыш рәвеше алып барыр чак җиткәч тә, бала әти-әни канаты астыннан чыгарга ашыкмый.

Мөстәкыйльлекне кайчан тәрбияли башларга?

Бер яшьтә – әти-әнисе кебек кашык тотып ашарга, ике яшьтә әнисе кебек идән юып карарга мөмкин ул. Өч-дүрт яшьлек баланың савыт-сабага үрелүе – табигый хәл. Болар бар да аның үсүе, мөстәкыйльлеккә омтылуы турында сөйли. Шушы омтылышларны баш калкыткан чорында ук юкка чыгармаска кирәк. Бала үзе теләк белдергән чакта аны мөстәкыйльлеккә өйрәтмәсәң, сигез-тугыз яше тулгач кына аннан нидер таләп итә алмаячаксың. Бала мөстәкыйльлеккә өйрәнү юлында биш баскыч аша үтә. Иң элек ул янәшәдә башкарылган эшләрне яхшылап күзәтә. Әйтик, үзе китап укырга яратмаган кеше баласын да китап укырга мәҗбүри өйрәтә алмаячак. Икенче баскычта бала ярдәмче роленә керә. Әйтик, әле кайчан гына әнисенең игътибар белән өй җыештырганын күзәткән сабый хәзер аңа үзе дә ярдәм итәргә теләк белдерә башлый. Мондый хәл, гадәттә, ике яшьләр тирәсендә күзәтелә. Өченче этап – бала җаны теләгән эшне мөстәкыйль рәвештә, әмма олылар күзәтүе астында башкара. Дүртенче этапта бала эшне мөстәкыйль рәвештә башкара. Әмма әле һаман өлкәннәрнең ярдәменә, киңәшенә мохтаҗ була ул. Гадәттә, андый чакта өлкәннәр авызыннан «сиңа күпме әйтергә була», «һаман өйрәнә алмыйсың» ише сүзләрне ишетергә туры килә. Ләкин моңа аптырарга кирәкми. Баланың баш мие даими үсештә. Эшкә, мөстәкыйльлеккә дә әнә шул үсеш дәвамында ахыргача төшенеп бетә ул. Бишенче баскыч – бала эшне тулысынча мөстәкыйль рәвештә башкару. Аңа ярдәм итәсе дә, нәрсәнедер искә төшерәсе дә юк.

Нәрсәгә игътибар итәргә?

Баланы мөстәкыйль итеп тәрбиялим дисәң, аны юк кына эше өчен дә мактап, үсендереп торырга кирәк. Аның ничә яшьтә булуы мөһим түгел. Ата-ана һәрчак киләчәккә карап эш итәргә тиеш. Бер яшьлек балам бүген күлмәген, аш бүлмәсен пычрата-пычрата ашарга өйрәнә икән, өч яшенә рәхәтләнеп зурларча ашаячак бит дип уйларга тиеш ул. Бала: «Үзем киенәм!» – дип кырт кисә икән, анысына да каршы килергә ярамый. Киемнең алдын-артка, уңын-сулга кияме – эчегез пошмасын. Әмма моны өйдән чыгып китәргә биш минут кала гына эшләргә ярамый. Зур кеше баланы биш минутта киендерә ала. Мөстәкыйль рәвештә киенергә өйрәнгән балага исә моның өчен ярты сәгатьләп вакыт таләп ителергә мөмкин.

Нинди хаталардан сакланырга?

  1. Чикләүләр. Без баланың мөстәкыйль, үз гамәлләренә җавап бирүче шәхес булып үсүен телибез. Шул ук вакытта гамәлләребез белән үз-үзебезгә каршы да киләбез. Үзебезгә уңайлы булсын өчен аңа еш кына әледән-әле кисәтүләр ясап, тегене эшләргә ярамый, болай эшләмә, дип әйтеп торабыз.
  2. Чамадан тыш кайгыртучанлык. Бала нәрсәнедер дөрес эшләмәс, хата ясар дип куркып, аның астына һәрчак салам түшәп тору – зур хата. Мондый шартларда тәрбияләнгән балага, баш эшләтеп, үзлегеннән нидер эшләргә, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә бөтенләй җирлек калмый.
  3. Ялгышырга ирек бирмәү. Кайчак ата-ана баланың тормышын бернинди хаталарсыз, камил итеп кенә төзергә тырыша. Аек акыллы ата-ана балага хата ясауның табигый күренеш икәнен төшендереп үстерергә тиеш. Уңышка илткән юлның хата өстенә хата ясау бәрабәренә салынганын онытмасак иде.
  4. Баланы мактамау, теләктәшлек күрсәтмәү. Ата-ана еш кына әнә шушы гади генә гамәлләрне башкарырга да оныта. Әйтик, сез кайтышка балагыз идән юып куйган ди. Ул беренче тапкырдан ук идәнне ялтыратып юмаячак, билгеле. Шуңа күрә, бу урында тап калган, диван асларын юмагансың, ише сүзләр белән аның эшеннән гаеп тапканчы, баланы әллә нинди зур эш башкарган кебек күккә чөеп мактагыз, күңелен күрегез. Баланың иҗади өй эшен дә, үзегез эшләп биргәнче, аның үзенә эшләтсәгез, файдасы мең өлеш күбрәк булачак.
  5. Сабый белән җитәрлек дәрәҗәдә аралашмау, эшне бергәләп башкармау. Баланы нинди дә булса эшкә өйрәтәм дисәң, аны иң элек бергәләп башкарырга кирәк. Бары шул очракта гына бала теге яки бу эшне мөстәкыйль рәвештә җиренә җиткереп эшләргә өйрәнә алачак.
  6. Баланың нинди булуы, нигездә, атаананың аңа карата булган карашы, бәясеннән тора. Әгәр ата-ана үз баласын мөстәкыйль, карарлар кабул итә, кылган гамәлләренә җавап бирүче көчле зат дип күрә икән, бала чынлыкта да шундый булып формалашачак. Әгәр ата-ана баласына син пешмәгән, бер эшкә кулың бармый ише сүзләр әйтеп торса, ул үзеннән-үзе шундыйга әвереләчәк. Баланың холкы – әти-әни сүзенең чагылышы.

Абау!

Америка ортопедлары раслаганча, билләре яки муен умырткалары авыртудан интеккән өлкән кешеләрнең 70 проценты әлеге авыруны балачакта, җилкәләренә авыр сумка күтәреп йөргән чакта эләктергән. Шуңа күрә, үсеп килүче буынны, шушы куркынычтан аралау өчен махсус чаралар үткәрелә башлаган. Нәтиҗәләр, күпләрне уйланырга мәҗбүр иткән. Табиблар 10 яшьлек балаларның 40 процентының гәүдә үсешендә кимчелекләр тапкан.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү