Бал да ачы була ала: умартачылар һәм аграрийлар уртак фикергә килә алырмы?

Умартачылар чаң суга: узган ел бал кортлары күпләп һәлак булуга бәйле хәлләр быел да кабатланырга мөмкин. Инде беренче зыян күрүчеләр дә бар. Умартачылар әйтүенчә, вазгыять аеруча Зәй һәм Кама Тамагы районнарында катлаулы. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исә, пестицидларны кулланмаган очракта, уңыш күләме өч тапкыр кимеячәк, ди. Умартачылар белән аграрийлар ни сәбәпле уртак фикергә килә алмый? Узган елгы вакыйгалар сабак бирмәгәнме? Умартачылар нәрсә тәкъдим итә? «ВТ» хәбәрчесе әлеге четерекле мәсьәләдә алтын урталыкны табарга тырышты.   

«Бу әле башы гына»

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел Татарстанда 4,7 мең бал корты гаиләсе һәлак булган. Ләкин «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Шәүкәт Хәйруллин фикеренчә, саннар күпкә артыграк.

– Төгәл саннарны беркем дә әйтә алмый сезгә. Ким дигәндә дә 20 меңнән артык умарта гаиләсе харап булды. Бу – барлык умартачылыкның 10 проценты дигән сүз. Хәзерге вакытта республикада 14 меңгә якын умарталык исәпләнә. Гаиләләре белән 100 меңләп кеше карый. Алар шуннан кергән табыш белән көн итә, – ди ул.

Һәвәскәр умартачы әйтүенчә, республика буенча вазгыять бик катлаулы.

– Хәзер бер генә культура да агу сипмичә үстерелми. Бу чаралар орлыктан ук башлана. Шуңа күрә аграрийлар җирләрне, ашлыкларны санитар нормаларга таянып эшкәртергә тиеш. Ә бездә я көндез, яки тиешенчә хәбәр итмичә генә агу сиптереп китәләр. Яки эшкәртү эшләрен авыллардан һәм сулыклардан 300 метрга якынрак килеп башкаралар. Хәзер рапс чәчәк ата башлый. Моны инде без, умартачылар, аеруча зур борчылу белән көтәбез, – дип ачынып сөйләде ул.

Шәүкәт Хәйруллин әйтүенчә, быел да инде зыян күрүчеләр бар. Вазгыять аеруча Кама Тамагы һәм Зәй районнарында катлаулы. Соңгысында май аенда ук кортлар үлә башлаган.

– Авыл хуҗалыгы идарәсе «Агросила» агрохолдингын җиңә алмый. Анда агрономнар белән умартачылар арасында чын-чынлап көрәш бара. Болар әле башы гына… – ди Шәүкәт Хәйруллин.

Зәй районының Поповка авылында яшәүче умартачы Татьяна Минеева белән элемтәгә чыктык.

– Узган ел безнең 26 умарта гаиләсе һәлак булды. «Нива» җәмгыяте («Агросила» агрохолдингына керә) кырларны гербицидлар белән эшкәртү сәбәпле, быел тагын ике оя зыян күрде. Сәбәбе дә аермачык югыйсә. Тик ике оя өчен генә 20 мең сумлык лаборатория анализлары үткәреп тормадык. Безнең авыл тирәсендә 300 гектар мәйданда рапс чәчелгән. Аларның чәчәк атуын куркып көтәбез менә хәзер, – диде ул.

Шушы ук районның Утяшкино авылында яшәүче умартачы Алексей Андреев әйтүенчә, узган ел фермер Рәфис Фәрдеевнең кырларына агу сиптерү нәтиҗәсендә Пустынка, Якты Күл, Утяшкино авылларында – барлыгы 400дән артык, Поповка һәм Куш-Елга авылларында 68 умарта корты гаиләсе һәлак булган.

– Минем 37 оя үлде, тик компенсация түләнмәде. Соңыннан акчаны, кем гаепле, шуннан сорарга куштылар. Без фермерны судка бирдек. Узган ел мин 1 млн табышымны югалттым. Быел, Аллага шөкер, әлегә барысы да яхшы. Шикаятьләребездән дә курыктылар ахры. Һава шартлары да препаратлар белән эшләр өчен уңай булмады. Ә менә «Зәй шикәре» агрофирмасы белән хәлне уртага салып сөйләшкәч, алтын урталыкны таптык. Сүзләрендә торырлар дип өметләник, – ди Алексей Андреев.

         Кәгазьдә бар эштә юк

Узган ел бер авыз пешкәч, республикада чаралар да күрелгән шикелле иде инде. Татарстанның Аквакультура һәм умартачылык идарәсе безгә биргән мәгълүматлар буенча, быел умарта кортларының күпләп үлүен булдырмау максатыннан, беренчедән, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Россельхозцентр» идарәсе белән берлектә умартачылар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бал кортларын пестицидлар белән агулау буенча профилактик күрсәтмәләр эшләнгән. Икенчедән, һәр районда пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда закон бозу очракларын булдырмый калу максатыннан эшче төркем һәм «ватсап» төркемнәре булдырылган. Аларга җаваплы барлык белгечләр кергән. Өченчедән, инвесторларга һәм фермерларга кисәтү хатлары таратылган. Дүртенчедән, агросәнәгать комплексындагы дәүләт ярдәмнәре, кортларның үлү сәбәпләрен ачыклау өчен эшләнгән ветеринария-диагностика лаборатория анализлары буенча мәгълүматлар бирү өчен умартачылар реестры формалашкан.

Тик, кызганыч, умартачылар әйтүенчә, урыннардагы җитәкчеләр күпчелек күрсәтмәләрне бармак аша гына уздыра.

– Хәбәрләшеп торырга һәр районда «ватсап» төркемнәре булдырырга кирәк, дигән карарга килгән идек. Кайбер районнар булдырды һәм яхшы гына эшләүчеләре дә бар, – ди Шәүкәт Хәйруллин. – Мәсәлән, Биектау районында бик әйбәт оештырылган бу эш. Аграрийлар, авыл хуҗалыгы идарәсе белән умартачылар арасында яхшы элемтә урнашты. Бер-берләрен шулкадәр аңлап эшлиләр. Әтнә, Чистай, Арчада да район башлыклары умартачыларны, фермерларны, инвесторларны үзләре җыеп сөйләште. Ләкин башка бик күп районнар начар эшли. Бер-берләренә якын урнашкан районнар элемтәдә тормый. Ә бит кортлар ике якка 7шәр чакрымга кадәр оча. Район чигендә урнашкан авылдагы умарта кортлары өчен чикләр юк: алар башка район территориясенә дә очып чыгып китә. Аралашулар әнә шуның өчен дә кирәк инде.

Умартачыларның теләкләре аңлашыла да: эшкәртсеннәр, тик билгеле бер таләпләрне генә үтәсеннәр. Аерым алганда, умартачылар энтомофиль культураларны (бөҗәкләр белән серкәләнүче культуралар) эшкәрткән вакытта куркынычлылыгы 1 һәм 2 нче класс булган инсектицидлар белән эшкәртүне тыярга таләп итә. Кырларны эшкәрткән вакытта бал кортларының игътибарын җәлеп итәр өчен махсус азык базасы булдыру да бөҗәкләрне саклап калыр иде, ди алар. Болардан тыш, алар кортлар очкан көндезге сәгатьләрдә агулаган өчен җаваплылыклы арттыруны сорый. Һәр районда башлыклар җитәкчелегендәге оператив штаб һәм закон бозуга тап булган очракта, тикшерү органнары тиз арада чара күрсен өчен «кайнар линия» оештырырга тәкъдим итә. Шулай ук якын араларда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә һәм җаваплы министрлыклар, идарәләр, тикшерү органнары вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл» үткәрергә теләүләрен җиткерәләр.

– Тикшерү органнары системалы рәвештә эшләргә тиеш. Һәр кеше үз эшен эшләсен иде, – дигән фикерен җиткерде Алексей Андреев. – Тик алар күп вакыт мөрәҗәгатьләргә игътибарсыз кала. Ә бит әлеге химик препаратлар бөҗәкләр өчен генә түгел, кешеләргә дә зыянлы. Без бер генә пестицидны да кулланмаска кирәк, димибез. Экологиягә зарарсыз булган куркынычлылыклары буенча 3-4 класслылар да бар. Аграрийларны тәнкыйтьләп кенә дә утырасыбыз килми. Без сөйләшүгә әзер.

«Көтелгән акча…  булмаячак»

Зыян күрүче умартачыларга, ярдәм булачак дип, вәгъдә ителсә дә, компенсацияләр ияләренә әле дә булса барып ирешә алмый. Моны безгә Аквакультура һәм умартачылык идарәсе җитәкчесе Марат Миннебаев та раслады.

– Узган ел бүленгән акча, билгеле бер сәбәпләр аркасында, зыян күрүчеләргә барып ирешмәде. Кызганыч, алар инде ул акчаны ала алмаячак. Дөнья хәлен белеп булмый, шуңа күрә, ул-бу була калса дип, быел компенсация алу кагыйдәләрен эшлибез. Быел без узган ел зыян күргән умартачыларга «Башлангыч фермер» һәм Агростартап программаларында катнашырга тәкъдим иткән идек. Лаборатория анализлары 1169 умарта гаиләсенең нәкъ менә пестицидлардан һәлак булуын раслады. Тик зыян күрүче 26 умартачының нибары берсе генә әлеге программаларда катнашты. Һәм ул 3 млн сум акча алды, – диде җитәкче.

Быелгы мөрәҗәгатьләр буенча да тикшерү эшләре уздырылган.

– 2020 елда тиешле таләпләрне үтәмичә эшләгән агротехник чаралар турында шикаятьләр алгач, без эшче төркем белән берничә районга чыктык. Ләкин бал кортларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулау буенча лаборатория анализлары белән дәлилләнгән фактлар ачыкланмады, – диде Марат Миннебаев.

«Агросила» агрохолдингының безгә юллаган рәсми хатында да СанПиН таләпләрен тулысынча үтәп баруларын җиткерделәр. Хат – хат белән, тик умарталарның нәкъ менә пестицидлардан зыян күрүе хак, лабаса.

Умартачыларның куркынычлылыгы буенча 1 һәм 2 класс пестицидларны бөтенләй кулланмау белән таләпләренә исә Марат Миннебаев менә болай дип җавап бирде:

– Безнең андый мөмкинлек юк. Бу – федераль дәрәҗәдә хәл ителә торган эш, – диде.

Уңыш күләме өч тапкыр кимеячәк

Әлеге четерекле мәсьәләне ике яктан да якын килеп карарга кирәк, әлбәттә. Умартачыларны да бик яхшы аңлап була. Ул – күпләр өчен яшәү чыганагы да, тормыш рәвеше дә.  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та шундый фикердә тора.

Бу очракта без ике сорауга җавап бирергә тиешбез: авылда эшләүче кешеләрне сакларга һәм республика халкын азык-төлек белән тәэмин итәргә телибезме? – ди ул, умартачыларның иң куркыныч саналган химикатлардан баш тарту белән бәйле үтенечен шәрехләп. – Чөнки химик ысулдан ваз кичкән очракта уңыш күләме өч тапкыр кимеячәк. Умартачылар әйткән пестицидларны кулланмаган очракта, кайбер культураларны бөтенләй үстермәскә туры киләчәк. Арпа уңышы да бермә-бер кимеячәк. Рапс, шикәр чөгендере һәм башка культураларны бөтен дөньяда эшкәртәләр. Пестицидларның да барысы да теркәлү узган. Бүген генә аларны алыштыручы препаратлар юк. Димәк, алтын уртаклыкны табарга кирәк. Культураны бер урында гына үстереп булмый. Басу әйләнеше турында да өч ел алдан сөйләшүләр алып барырга кирәк. Республиканың 4 млн 600 мең гектар авыл хуҗалыгы җире бар. Шуның 2 млн 900 меңе генә сөрүлек җирләре. Димәк, умартачылар да умарталыкларны үзләре теләгән җиргә түгел, ә куркынычсызрак урынга урнаштыра ала бит. Өч көн алдан әйткән очракта да, бал кортын аягыннан бәйләп тотып булмый. Дөрес, эре агрохолдинглар да законда күрсәтелгән регламентларның үтәлешен тәэмин итәргә тиеш. Ике яклы сөйләшү булу мәҗбүри. Җирле үзидарәләрдә дә бу мәсьәләдә активлык сорала. Кыскасы, бу тема үзенең чишелешен таләп итә. Монда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була алмый.

Депутат әйтүенчә, алар умартачылар белән бәйле вазгыятьтән хәбәрдар. Һәм әлеге мәсьәлә игътибар белән өйрәнүгә, карауга лаеклы, дип саный ул.

–  Әгәр кабул ителгән кануннарга үзгәрешләр кертергә кирәк була икән, әлбәттә, без моңа игътибар бирәчәкбез. Һәм шул ук вакытта бу мәсьәлә Дәүләт Думасына да кертелде. Бу проблема Татарстан умартачылары һәм авыл агросәнәгать комплексында эшләүчеләргә генә түгел, калган өлкәләргә дә кагыла. Шуңа күрә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы да, Дәүләт Думасында да моңа игътибар бирелә. Беркем дә битараф түгел. Барыбыз да чишелеш юлын эзлибез. Бәлки регламентларга да ниндидер үзгәрешләр кертергә кирәк булыр, – ди Таһир Һадиев.

   Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары:

Умарта кортының авыл хуҗалыгында да роле бар. Күпчелек культураларны бал кортлары серкәләндерә. 80 процент серкәләндерү нәкъ менә шушы бөҗәкләргә туры килә.  Бер корт көненә – 4 мең,  ә яхшы корт гаиләсе 40 – 50 млн чәчәккә куна. Аларның тырышып эшләүләре нәтиҗәсендә көнбагыш, карабодай, кориандрның уңышы 20 – 30 процентка күтәрелә. Җиләк-җимеш агачларының уңышы исә 30 – 40 процентка арта. Бал кортлары ике эшне бергә алып бара. Шулай булуга карамастан, бу мәсьәләдә бер якның мәнфәгатен генә канәгатьләндерергә кирәкми. Бу без уйлаганга караганда күпкә нечкәрәк тема. Шуңа күрә бик җентекле өйрәнү таләп итә.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров умартачылар белән очрашып сөйләште. Кайбер мәсьәләләр, әйтик, районнарда кырларны эшкәртү турындагы хәбәрләрне тиз арада җиткерүне оештыру эшләре, урында ук хәл ителде. Моннан тыш, якын көннәрдә тикшерү органнары һәм авыл хуҗалыгы вәкилләре белән дә “түгәрәк өстәл” булачак. Министр хәбәр итүенчә, узган ел 13 умартачы “Агростартап” программасында катнашып, 35,7 млн сум ярдәм алуга ирешкән. Быел тагын 23 умартачы конкурста сайланып алынган.

– Очрашу бөтен кешегә дә файдалы булды. Кайбер мәсьәләләрне шунда ук хәл итүгә ирештек. Тиз арада гына хәл итеп булмый торганнары да бар. Аларның барысы да контрольгә алынды. Максатчан эшләргә планлаштырабыз, – диде Марат Җәббаров.

   Зөһрә Садыйкова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү