Балаларны лагерьгә барыр алдыннан коронавируска тикшерү бушлаймы?

Әлеге сорау күп кенә әти-әниләрне борчый. Балалар лагерьләренә барыр алдыннан нинди белешмә алырга соң?

Әлеге сорауга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәгендә болай дип җавап бирделәр:
– Бала лагерьгә барыр алдыннан атасы яки анасы яшәү урыны буенча балалар сырхауханәсенә мөрәҗәгать итә. Өйдә, бала укый торган мәктәптә, сыйныфта йогышлы авыру белән чирләүче (шул исәптән Ковид-19) юкмы икәнен тикшерәләр. Участок педиатры лаборатория тикшерүләрен һәм баланы карауны бушлай оештыра. Тикшерү вакытында температураны үлчиләр, тән тиресен, тамакны, чәчне (педикулез булмасын өчен) карыйлар. Тикшерү нәтиҗәләре амбулатор картага теркәлә һәм аерым формага тутырыла. Медицина белешмәсендә баланың сәламәтлеге һәм нинди прививкалар ясалуы турында мәгълүмат булырга тиеш. 15 яшьтән зурраклар флюорография үтә. Баланың 21 көн эчендә йогышлы авырулы хаста белән контактта булмавы турында белешмәне лагерьга барырга ике-өч көн кала гына алырга кирәк.


Фикер өстәү