Ирләрне бала карау ялына җибәрергә җыеналар

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгендә (ВЦИОМ) ачыклауларынча, Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге баласы туганнан соң әти кешегә ял бирү идеясен хуплаган.

Биредә сүз сабый туган айда бер атналык түләүле ял бирү турында бара. Сораштыруда катнашучыларның 79 проценты фикеренчә, мондый чара гаиләне ныгытуга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта респондентларның 85 проценты сабыена өч яше тулганчы әти кешене берәр айлык ялга җибәрергә теләүләрен белдергән.

Сораштыруда катнашучыларның 83 проценты нык гаилә парына уртак өч бала өчен “ата капиталы”н бирү тәкъдимен хуплаган.

Моңа кадөр ир-атларның нинди шартларда хатыннары урынына бала карау ялына чыгарга әзер булулары өйрәнелгән. Сораштыруда катнашучыларның 46 проценты бу сорауга, “чиктән тыш кирәк булганда гына” дип җавап биргән. 38 проценты исә бөтенләй дә мондый ял алырга әзер түгеллекләрен белдергән.

Сүз уңаеннан, Россиядә 14 мең ир-атның бала белән декрет ялында утыра.


Фикер өстәү