22 июньдә, фашистлар Германиясе илебез территориясенә басып кергән, бер гаепсез миллионлаган гомерләрне юк иткән, Икенче бөтендөнья сугышына Россияне тартып керткән көнне, илебездә ел саен Хәтер һәм Кайгы көне үткәрелә.
Әлегә күп кеше катнашындагы чаралар рөхсәт ителмәсә дә, шул дәһшәтле чорда һәлак булганнарны искә алуны мөмкин иткән форматта алар уздырылачак.