Пандемия шартларында Җиңү йөреше ничек узачак — Роспотребнадзор аңлатмасы

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдорина Казанда Җиңү бәйрәменә багышланган йөреш ничек узачагы турында сөйләде.

⁃ Бу Татарстан халкы һәм тамашачылардан башка узачак хәрби техника, Казан гарнизонының тантаналы йөреше булачак. Ветераннар да, оештыручылар да аз санда булыр дип көтелә. Чара ябык форматта узачак. Бу авыру таралуын булдырмас өчен шулай эшләнә. Һәр ветеран медицина күзәтүе астында булачак. Чара алдыннан һәр катнашучының температурасын үлчәячәкләр. Хәрбиләр йөреше узачак урынны эшкәртәчәкләр. Чарага килгәнче битлек-пирчәткәдән булу сорала. Аннары трибуналарга узгач аларны салу мөмкин, — диде ул. Трибунада утыргычлар социаль дистанцияне саклап урнаштырылачак, саклану экраны куелачак. Һәр ветеранга шешәдә чиста су бирәчәкләр. Бәйрәм чарасында өч ашыгыч ярдәм машинасы кизү торачак. Тантананы ТНВ каналыннан карарга мөмкин булачак.


Фикер өстәү