Мәчет тирәсендә кул җылыту

Әле үзизоляция башланганчы, март аеның салкын төннәренең берсендә бу юлларның авторы ястү намазыннан соң мәчетнең беренче катына төшкәч, гаҗәп хәлгә тап булды. Ишекне бикләргә дип ачкыч эзләп, кесәгә кулны тыккач, борылып карасам, урындыкка утырган бер ир кешегә күз төште. Баштарак аны намазга соңга калган мөсафирларның берсе дип кабул иттем, сәлам бирдем. Тик сәлам авазы кайтаваз бирмичә сүнеп калды.

Хаталануыма төшендем: ят кулда таутировкалар шәйләнә, урындыкта утырган кешедән аракы исе тарала. Мәчетнең бикләнәчәген әйтеп, чыгарга кушу таләбенә, ят кеше үзенең монда кунарга калачагын, беркая да чыкмаячагын әйтте. Мондыйларны беренче тапкыр гына күрү түгел. Алар арасында әле бик тәкъва кыяфәт чыгарып, суган суфие роленә керүчеләр дә була. Кызыгандыралар, рәхим-шәфкать сорыйлар. Ярдәм итәсең икән, үзеңнең алданганыңны берничә көннән соң аңлыйсың: кайсыдыр бер районда мәчет тартмасын чистартканда тотыла мескенең, гастрольгә чыгуның максаты – мәчет акчасын талау гына икәне аңлашыла.

Бернинди дә кунарга калу булмаячагын әйтеп, урамга чыгарга кушкан таләпкә кызмача ир буйсынды. Адәм баласын, кем генә булмасын, төнгә каршы салкын урамда калдырып та булмый. Аның кемлеген ачыклау мәшәкате саф һавада дәвам итә. Мәчеткә ят кеше керүен күреп калган башка мөселманнар да кайтып китмәгән, имам да шунда. Түгәрәк эченә алып сөйләшүдә, әңгәмәдәш бутала: үзенә әллә ничә төрле биография уйлап чыгара. Биографияләренең берсендә, чыгышы белән Кырлай кешесе булуын һәм шунда танышлары барлыгын әйткәч, имам, үз машинасына утырытып, аны кайчандыр Тукай яшәгән авылга илтеп куярга булды. Әмма машинада биография тагын үзгәргән һәм имамга яңа танышны Арчага ук илтергә туры килгән.

Боларны ник язасың, диярсез инде. Соңгы көннәрдә генә дә тирә-як авылларда мәчет акчасын талауның берничә очрагы булды. Кайбер имамнар кешеләргә ышанып ялгыша: акча тартмасын ишекнең тышкы ягына куялар. Изгелек эшләгән кешегә уңай: мәчет бикле вакытта да киләсең дә сәдаканы салып китәсең. Әмма изгелекнең капма-каршысы да яши һәм көчәйгәннән-көчәя. Кайчандыр барлык күңелләрдә дә булган мәчет малына кагылмаска, кое чиләгенә тимәскә дигән катгый чик юкка чыкты. Аллаһ йортларының акчасына кызыгучы вак караклар үрчеде. Соңгы бер-ике елда мәчетләрнең акча тартмаларына карчыга булып төшүче берничә төркем безнең тирәдә генә дә тотылды.

Андый кәсеп ияләренең куркынычсызрак ысулга ияләнүчеләре дә ишәйде. Болар, тәкъва мөселман кыяфәте чыгарып, мәчеткә килә һәм җәмәгать намазына баса. Намаз соңында ялгыз калган имамнан ярдәм теләнү башлана. Үзизоляция чорында без шундый тәртип керттек: мәчеткә бары тик бер генә кеше килә. Чир таралганда, өйләрдә бикләнеп утыру – шулай ук гыйбадәт. Мондый чакларда үз-үзеңне саклауның катгый тәртибе пәйгамбәрнең сөннәтендә бар, кешелек җәмгыятен карантинга иң беренче булып мөселманнар өйрәтте. Ил лидерлары, Кытайда авыру тарала башлагач ук, Аллаһның илчесе керткән гади кагыйдәгә буйсынса, пандемия булмаячак, карантин кризисы дигән афәт тә килеп чыкмаячак иде.

Менә шундый катгый тәртипле көннәрнең берсендә үз чиратымда икенде намазына керешкәч тоям: кемдер, кереп, артка намазга басты. Гыйбадәт тәмамлангач күренде: яшь  бер егет намазга оеган икән. Нишлисең, мөсафирга да намаз укырга кирәк, ачуланып булмый. Сәлам бирдем һәм аралашуны кыска тотып, чыгу юлына борылдым. Өске киемнәрне кигәндә, егет янга килеп җитте һәм кызгандыра торган тавыш белән ярдәм сорый башлады. «Ачка үләм, ашыйсым килә», – дигән мескен сүзләрдән күзгә яшь килерлек иде. Мондый хәлгә беренче тапкыр юлыксам, күңел нечкәрер иде. Әмма тәҗрибәмдә мондый хәлләр бихисап. «Аракыга акча каян таптың?» – дим, социаль дистанцияне әллә ничәгә тапкырлагач та килеп җитә торган хәмер исенә ишарәләп. «Эчмәдем мин», – ди яңа танышым, гөнаһсыз күзләрен миңа төбәп. Имештер, ул мәчет ишеге төбендә үк торган санитайзердан файдаланган икән. Җавап тапкыр, хәмер исе санитайзерныкыннан бераз аерылса да, тапкырлыкны бәяләми булмый. Икенче яктан  салам кармакны: «Син мөселманмы?» – дим. Сөйләшү рус телендә бара. «Әйе, – ди  егет, күзен дә йоммыйча. — Арчаның үзәк мәчетенә йөрим». «Исбатла үзеңнең мөселман икәнеңне», – дим аңа. Бик таныш вазгыять бу. Гастролерлар нәкъ менә шул сорауда төртелеп кала, һәр мөселман белә торган гади җавап алар өчен караңгы. Егет, нурсыз күзләрен аска иеп, тынып кала. «Фатиха» сурәсен укып күрсәтергә дигән имтиханның икенче соравына да җавап юк.

Типсә тимер өзәрлек егет ап-ак сакаллы кешедән акча теләнеп басып торабыз шулай. Һәм мин аңа үземнең кулдан килерлек бердәнбер ярдәмне күрсәтәм: нәсыйхәт сүзләре әйтәм. Наркоманлыкны һәм эчкечлекне ташлап, туры юлга басарга өндим. Әйе, мөселманнар рәхим-шәфкать үрнәге булырга тиеш. Кешенең кайсы диндә булуына карамастан, сорала икән, ярдәм күрсәтелергә тиеш. Менә шул кагыйдәне дөрес аңламыйча, мәчет тирәсендә кул җылытырга теләүчеләрнең гөмбә кебек үрчүе, җәйге черки кебек киң таралуы борчый күңелне. Таза-сау кешегә мондый чакта ярдәм йөзеннән акча бирелми, ә эш тәкъдим ителә. Мохтаҗлыкка төшсәгез, беренче сүзегез эш сорау булсын иде. Сәдаканың өстене – теләнчене эшкә өйрәтү һәм бу – безнең пәйгамбәребез сөннәтендәге изгелек.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү