«Рубин» Уралда җиңү яулады

Соңгы тапкыр «Рубин» чемпионатта 14 мартта Тулада уйнады, анда казанлылар 1:0 исәбе белән җиңде. Бүгенге очрашуга кадәр «Рубин»га чемпионатта 8 матч үткәрергә калган иде һәм Уралга казанлылар, премьер-лиганың 16 командасы арасында 14 нче урынны алып, аутсайдер ролендә килделәр.

Әлбәттә, уен алдыннан «Рубин» футболчылары, тренерлар һәм команданың персоналы коронавируска тестлар тапшырды. Клубның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тестларның барлык нәтиҗәләре — тискәре.

Җиденче минут азагында «Урал» гол кертте. Дөресрәге, тупны үз капкасына «Рубин»ның  сакчысы Пабло Сантос кисте, 1:0.

Беренче таймның икенче яртысында казанлылар исәпне тигезләделәр. Хвича Кварацхелия искиткеч матур туп кертте, 1:1.

Икенче таймның башында Солтмурад Бакаев «Рубин»ны алга чыгарды, 1:2. Пасны шулай ук Хвича Кварацхелия бирде.

Очрашу ахырына кадәр 20 минут кала «Рубин» капитаны Вячеслав Подберезкин кызыл карточка алды. Ләкин казанлылар әлеге исәпне саклап кала алдылар. Уен 1:2 исәбе белән тәмамланды.

23 турдан соң «Рубин» активында 26 очко булды, турның башка матчларын исәпкә алмыйча команда 11 нче урынга күтәрелде. Киләсе турда 27 июньдә казанлылар башкаланың»Локомотив» командасын кабул итәчәк.

 

 

 


Фикер өстәү