«Медицина өлкәсендә хезмәт куючылар да тимердән түгел, алар да – адәм баласы»

Санкт-Петербургта туып үскән, бүген Казандагы 18 нче хастаханәдә эшләүче терапевт Марат Хәсәншин белән табиб һөнәре, дәрәҗәсе хакында әңгәмә кормакчы идек. Сүзебез, ничектер, COVID-19га кереп китте.

Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, аның турында сүз кузгату хәзер көндәлек темага әйләнде. Табиб белән сөйләш тә, ничек таҗвирус турында сорашма?! Җитмәсә, 18 нче хастаханә базасында пневмония белән авыручы авыр хәлдәге сырхаулар өчен вакытлыча госпиталь  оешты. Ул 150 ятакка исәпләнелгән. Авыруларны атна саен ташып кына торалар. Марат Хәсәншин шул казанда кайный. Табиб COVID-19ның нәрсә икәнен бик яхшы белә булып чыкты. Үз башыннан узган.

– Мин авырып алдым инде, – ди ул. – Эшкә чыкканыма бер генә атна әле. Ике атна «больничный»да булдым. Чирне кайда йоктыруымны әйтә алмыйм. Хастаханәдә ковидлылар юк, пневмониягә шикләнелгән кешеләрне генә кабул итәбез. Авырулар янында махсус киемнәрдән йөрибез, саклану чаралары күрәбез.

Чир көтмәгәндә башлана: кичтән башы авырта, төнлә тәне калтырый, иртән температурасы күтәрелә. Ул бу халәттә эшкә барырга ярамаганын яхшы аңлый, сырхауханәдә анализ тапшыра, үпкәсен тикшертә һәм «больничный» ачтыра. Пневмония билгеләре табылмый, ә мазок анализы ковидка уңай нәтиҗә бирә. «Үземнән бигрәк улым, хатыным өчен борчылдым, – ди Марат. – Чир тапмасалар да, даими тикшереп тордылар. Ике атна алардан читтә яшәдем».          Табиб таҗвирус белән чирләүнең уңайсызлыкларын санап китте. Ике атна беркем белән күрешмичә үзизоляциядә яшисең. Гадәти тормыштан аерыласың, урамга, кибеткә чыкмыйсың, бакчада эшләмисең… Тагын бер яман  ягы: тәм һәм ис сизмисең. Ризык тәмен сизү соңгы көннәрдә генә кире кайткан.

Санкт-Петербург егете балачактан Татарстанда яшәргә өметләнгән.  Әти-әнисе Лениногорск районында туып үскән, Казандагы уку йортын тәмамлагач, эшкә Петербургка киткән. Гаиләләрендә башка табиблар юк. Марат әбисенең: «Бездә дә бер табиб чыгарга тиештер бит инде», – дигән хыялын тормышка ашырган. Урта мәктәпне тәмамлагач, С.Киров исемендәге хәрби-медицина академиясенә укырга керә, аннары бер ел интернатурада белем ала һәм терапевт сертификатына ия була.

Шул ук елны, ике дә уйламыйча, Лениногорскига юл тота, анда участок терапевты булып эшкә урнаша. Үзәк сырхауханәдә яшь белгечне дүрт куллап каршы алалар, яшәп тору өчен торак бирергә вәгъдә итәләр. Булачак хатыны Лилия белән танышу гына планнарын үзгәртеп куя. Икәүләшеп Санкт-Петербургка күчеп китәләр. Бер елдан туй ясыйлар, уллары туа. Яшьләрнең күңеле моның белән генә басылмый, Казанга ашкыналар һәм 2014 елда күчеп кайталар. Марат 18 нче сырхауханәдә эшли, Татарстан Хөкүмәтенең читтән кайтучы белгечләргә бирелүче 500 мең сумлык грантын ота. Гаилә шул акча ярдәмендә фатирлы булып куя.

Санкт-Петербург яңадан үзенә тартмыймы икән? Анда яшәү бик күпләрнең хыялы бит. «Мин – татар малае, миңа Казанда рәхәт. Монда – фатирым, яраткан эшем, гаиләм. Әти-әниләрнең дә, пенсиягә чыккач, бирегә кайтуларын телим», – ди ул. Сырхауханәдән хастаханәгә эшкә күчүен гадәти хәл дип аңлата: «18 нче сырхауханәдә начар түгел иде, тәҗрибә тупладым, стационарда үземне яңа өлкәдә сынап карарга булдым. Бер җирдә генә таптанырга ярамый, юкса үсеш булмый».

Медицина уку йортларын тәмамлап чыгучыларның 8 проценты дипломын тартмага салып куя да башка өлкәдә эшли башлый. Марат Хәсәншинның төркемдәшләре арасында да андыйлар булган. Бер курсташы актерлык һөнәренә киткән. «Бала 11 сыйныфтан соң  һөнәр сайлый, югары уку йортына укырга керә. Укыганда бу һөнәр аныкы түгел икәнен аңлый, үзен башка өлкәдә күрә икән, нигә гаҗәпләнергә? – ди табиб. – Беркемне дә гаепләмим, ләкин укырга кергәнсең икән, ярты юлда калдырмаска, тәмамларга кирәк. Ошамаса, аннары китәсең. Табиб булып бөтен кеше дә эшли алмый. Хәер, һәр эшнең үзенә генә хас нечкәлекләре бар».

Көн дә авырулар белән очрашкан белгечләргә психологик яктан җиңел түгел. Яшь белгеч фикеренчә, нинди генә очракта да, үзеңне кулга алырга, начар  уйларга бирешмәскә кирәк. «Мин – позитив кеше, әбиләр белән сөйләшкәндә дә, аларны елмайтырга, көлдерергә, күңелләрен күтәрергә тырышам, – ди ул. – Дөрес, бик авыр хәлдәге кешеләр дә бар, төрле ситуацияләргә очраганнар, аларны да  аңлыйсың, тик нервыларны сакламыйча ярамый.  Барысын да йөрәккә якын алсаң, йөрәгең түзмәячәк».

Марат Хәсәншинның киләчәктә укуын дәвам итеп, тар белгечлек үзләштерәсе килә. Аңа гастроэнтеролог, ультратавыш диагностикасы белгечлекләре аеруча  якын. Казанда моңа мөмкинлекләр дә бар, медицина вузы – үзебездә. Шулай ук карьера үсеше дә кызыксындыра. Хезмәт хаклары турында сүз чыккач:

– 2014 ел белән чагыштырганда хезмәт хакы артты, – ди ул. – Күбрәк аласың килә икән, күбрәк кизү торасың. Соңгы вакыйгалардан соң барыбызда да бер теләк: коронавирус пандемиясе тизрәк бетсен иде. Чир  табибларга да, пациентларга да комачаулый. Кешедә – курку, билгесезлек. Табибларның дәрәҗәсен күтәрү өчен аларның ничек кеше гомерен саклап калуы, операцияләр ясавы, көн-төн эштә булуы турында күбрәк язарга, күрсәтергә, сөйләргә кирәк. Медицина өлкәсендә хезмәт куючылар да тимердән түгел, алар да – адәм баласы.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү