Рөстәм Миңнеханов: Татарстан медицина мәктәбе Россиядә алдынгыларның берсе

Татарстанның медицина мәктәбе Россиядә алдынгыларның берсе булды һәм булып кала. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсендә узган медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов табибларны Медицина хезмәткәре көне белән котлады. Быел һөнәри бәйрәм Covid-19 коронавирусы пандемиясе белән көрәш вакытына туры килде, диде ул.

«Covid-19 белән вазгыять безнең белгечләр өчен җитди сынау һәм тикшерү булды. Республиканың медицина мәктәбе һәрвакыт илебездә алдынгыларның берсе булды һәм шулай булып кала да. Һәм коронавируска каршы көрәш моның чираттагы дәлиле булды», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан табиблары Россиядә беренче булып Diamond Princess круиз лайнерындагы россиялеләрне дәвалау вакытында коронавирус инфекциясе белән очрашты. Ул вакытта пациентларның барысы да терелде.

Медицина хезмәткәре көнен без киеренке вакытта каршы алабыз. Бүген көн саен Covid-19 авыруының кырыкка якын очрагы теркәлә. Әмма безнең сәламәтлек саклау системасы һәм Роспотребнадзор үз бурычларын нәтиҗәле үтәп бара», — дип ышандырды Татарстан Президенты.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов алдынгы табибларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


Фикер өстәү