Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы расланды. Әлеге санны Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Алдонина матбугат очрашуында әйтте.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда барлыгы 4191 йоктыру очрагы расланган. 1576 кеше медицина күзәтүе астында, шуларның 359ы — үзизоляциядә, шул исәптән 226сы обсервация шартларында кала. Белгеч билгеләп үткәнчә, соңгы көннәрдә үз-үзен изоляцияләү режимын бозуның 18 очрагы ачыкланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat