1 июль өчен хезмәт хакы түләнмәгән хезмәткәрләр судка мөрәҗәгать итә ала

Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә ял көне өчен түләүдән баш тарту эш бирүче тарафыннан закон бозу булачак. Бу карар буенча судка бирергә һәм компенсация алырга мөмкин булачак. Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон комитеты рәисе Павел Крашенинников мондый аңлатманы «Россия газетасы» укучылары белән кайнар линия барышында бирде.

«Әгәр эш бирүче түләмәсә, ул законны бозачак. Бу хакта халыкка җиткереләчәк. Мондый очрак булса, судка бирергә һәм үз хокукларыңны якларга кирәк», — диде Павел Крашенинников.

1 июльдә түләмәү тупас рәвештә хезмәт хокукларын бозу булачак, дип белдерде комитет башлыгы. «Мондый гамәлләр буенча дәгъва кылырга, хәтта рухи зыян өчен дә түләтергә мөмкин булачак. Эш бирүчеләр мондый юлга барыр дип уйламыйм», — дип дәвам итте депутат.

«Әгәр шулай эшли башласалар, гражданнарга бу акчаларны түләттерергә ярдәм итәчәкбез. Хезмәткәрләрнең хокукларын яклауга шулай ук прокуратура һәм хезмәт инспекцияләре кушылачак дип ышанам», — дип йомгаклады Павел Крашенинников.

 


Фикер өстәү