Бүген – хәтер һәм кайгы көне: “Бер минут тынлык” игълан ителде

Быел Хәтер көнендә “Бер минутлык тынлык” 12.15 сәгатьтә узачак. Тикмәгә генә түгел. 1941 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән нәкъ менә шушы сәгатьтә фашистлар Германиясенең һөҗүме турында Хөкүмәтнең Советлар Союзында яшәүчеләргә  мөрәҗәгате эфирга чыккан.

Бөтен Россия күләмендә “Бер минут тынлык” игълан итү халкыбызның мәңгелек хәтере һәм кайгысы символына әйләнеп, сугыш кырларында һәлак булучыларның һәркайсын искә алу, дөньяга Җиңү бүләк иткән күп милләтле халкыбызның сынмас-сыгылмас рухы һәм батырлыгын тагын бер кат искәртү булып торачак.

Шулай итеп, көндәлек эшчәнлегебез кыска гына вакытка тулысынча туктап калачак. Бөтен ил кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугыш корбаннарын искә алып, тып-тын калачак. Кешеләребез туганнары һәм якыннарының истәлеген хөрмәтләп, алар алдында түбәнчелек белән баш иячәк.

Чәчләр үрә торырлык

Ә бит  фашистлар, бик тиз җиңүгә ышанып, уңдырышлы җирләр, мал, байлык таларга дип килгәннәр иде. Миллионлаган хәрби әсирне санамаганда, 8 миллионнан артык хатын-кызны, үсмерләрне, балаларны кол итеп куып алып киттеләр. 1941 елның көзендә фашистлар, Мәскәүне алгач, Җиңү парадын үткәрәчәкләрен белдергәннәр. Аны Кызыл мәйданда Гитлер үзе кабул итәргә тиеш булган. 58 000гә якын фашистка, чынлап та, Мәскәү урамнарыннан узарга насыйп булды, тик 1941 елда түгел, 1944 елның 17 июлендә. Җиңүчеләр түгел, әсирләр булып.

Мирза абый өлеше

Бу җиңүдә Метрәй авылы егете Мирза абый Мәйлүновның  да сугышчан өлеше бар. Ул безне югары сыйныфларда тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән укытты. 1980 нче еллар кебек истә калган, 9 Майда Мөслимдә бәйрәм парадында барганда, укытучым, йөрәге тотып, вафат булган. Аның Тихвин шәһәре (Волхов фронты) янындагы аяусыз сугышлар турында сөйләгәне хәтердә. Бу шәһәр янында 1941 елның көзендә башланган сугышлар шулкадәр каты була ки, фашистлар аны «җәһәннәм башланган урын» дип атыйлар. Көнбатышта сугышлар җиңү белән тәмамлангач, укытучыбыз Ерак Көнчыгышта япон империалистларына каршы сугыша. Монда ул гвардия лейтенанты дәрәҗәсендә батарея белән командалык итеп, кабат үзен югары хәрби осталыкка ирешкән батыр итеп күрсәтә.  «Подвиг народа» базасында Мирза абыйның I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе турында мәгълүматлар бар.

Миңнегалиме, Галеймы?

Татар җиренә бомбалар, снарядлар яумады, авыл-шәһәрләрен хәрабә хәленә калдырып җимермәделәр, халкын тереләй күммәделәр, яндырмадылар, Европага кол итеп кумадылар. Шуңадырмы, безнең бала акылыбыз ул елларның авырлыгын аңласа да, сугышның никадәр куркыныч икәнен аңлап бетермәгәндер. Авыллар үзләренең сугышка киткән ир-егетләрен, кызларын беләләр. Аларның күбесе турында архив мәгълүматлары интернет челтәренә эленде инде.

Без якыннарыбызны үзебез белгән исеме белән эзлибез, ә кайчак алар урыслаштырылган исемдә йөргән булып чыга. Исем-фамилияләрнең хата белән язылу очраклары да бар. Минем әткәйнең энесе Гыйлаҗин Миңнегали улы Мөхәмәтгали (Гали абый) «Память народа» сайтында Гилязин Галей Галеевич исеме белән чыккан. Бик яшь чагында хәрби учетка ул шушы исем белән баскан икән. Гали абзыебыз сугышка 1941 елның августында китә. Хәрби трибунал секретаре була. Сугышны  өлкән лейтенант дәрәҗәсендә  батальонның финанс хезмәте начальнигы булып тәмамлый. Кызыл Йолдыз ордены,  медальләре бар иде. Абзыемның орденын Мәдинә җиңгәчәйдән дус карчыгы, сәхнәгә тагып чыгарга дип алып торган да кире кайтармаган. Карчык вафат булды, кадерле ядкарь югалды.

«Победители.ру» сайтында әнкәмнең энесе Мехәмәтгәрәев Нигъмәлгата (Гата абый) Мехәмәтгәрәй улы бар. Ул 1941 елның апрелендә Кызыл Армия сафларына чакырылган. Киев янындагы каты сугышларда яраланып, әсирлеккә төшкән. Авыл эшен белгән кол буларак, фашист алпавытында эшләгән. Иректә үскән татар баласы коллыкка түзәме? Берничә тапкыр качып тотылганнан соң хуҗасы аны хәрби әсирләр белән идарә итүче органга тапшырган. Соңгы урыны Страсбург шәһәре тирәсендәге хәрби әсирләрнең халыкара лагере була. 1944 елның 4  февралендә лагерьны америкалылар азат иткәч, тиешле тикшерүләрне узганнан соң, кабаттан сугышка керә. Сугыш тәмамлангач, Германия җирендә совет комендантурасы хезмәтендә була. 1946 елда демобилизацияләнеп, авылга әйләнеп кайта.

«Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булганнар» битләрендә әткәемнең абзасы, «Путиловец» колхозы тимерчесе Хәйруллин Шәйхрази турындагы язмага юлыктым. Ул 1896 елда Мөслимдә туган. Үзе эшләгән тимерчелеген һәм алты кыз бала сабыен Гайшәбикә җиңгәчәебезгә калдырып, 1941 елның августында 45 яшендә сугышка киткән һәм хәбәрсез югалган.

Сез аның хакында ишетерсез

Мөслимдә сугышка китүчеләрне туплау урыны Тукай урамындагы таш мәктәптә урнашкан булган. Әхмәтгалиев Әхмәдулла абыйның «Мөслим төбәге» дигән тарихи сәхифәләрендә фашистларга каршы сугышка безнең районнан 8140 кеше китүе турында язылган. Аларның күпчелеген шушы мәктәп озатып калган.

1941 елның салкын ноябрь төнендә Бөгелмәдән Минзәләгә баручы солдатлар төркеме белән шушы мәктәптә Муса Җәлил кунып киткән. Мөслим кешеләре аларга җылы оекбашлар, бияләйләр, бүрекләр биргәннәр. Мәлләтамак мәктәбенең ул чакта 17 яшьтә булган тарих укытучысы Мөхәммәтдин ага Закиров истәлекләреннән өзек китерәсем килә. Ул солдатларны атта Мәллә Тамак авылыннан Түбән Табын авылына кадәр илтергә тиеш була. «…Ә Муса Җәлилне укыганың бармы?»  – дип сорады юлдашым, йомшак кына итеп. Мин Муса Җәлил шигырьләрен бик яратып укуымны әйттем. Хәтта «Хат ташучы» поэмасын яттан сөйли башладым. Шунда ул мине акрын гына, тыйнак кына бүлдерде дә: «Укыгыз, укыгыз, сез әле аның турында ишетерсез», – диде, «Сез»гә күчеп…  Тавышы бик тыныч һәм моңлы иде. Мин аңа тагын да зуррак игътибар белән карадым. Бәлки, ул үзенең язмышын алдан сизенгәндер? Кешеләрдә андый даһилык та була, диләр бит…

 

Разия Гыйлаҗина.

Мөслим

Туган як елгасы

Казан ягыннан килгән пассажир поезды Кукмара станциясенә килеп туктады. Бер төркем  кешеләр арасында төшкән озын буйлы, ябык, бер куллы, аркасына котомка аскан фронтовик, вокзалга да кереп тормый,  туган авылына юл алды.

Башында төрле уйлар – әти-әнием, хатыным, балаларым ничек каршылар? Илем дә яралы, үзем дә яралы, эш эшләргә яраклы кеше түгел инде мин,  дип көрсенеп куйды.   Үрне төшкәндә, Сәрдек белән үзенең туган авылы Чишмәбашка күз салды. Якынаям, туган авылым, тауларым, мин исән, каршы алыгыз. Алда Сәрдек елгасы күренде. Күпер юк. Димәк, язгы ташу алып киткән.

Нишләргә? Җитмәсә, караңгы. Яр буенда утырудан файда юк.  «Юк, үзебезнең елга мине сакларга тиеш», – дип, Хаҗип бер кул белән йөзеп чыгарга булды,  котомкасын  муенына асты. «Документларым гына чылана инде, – дип жәлләп куйды. – Сул кулым көчсез булса да,  елгага керәм, туган ягым елгасы, мине сакла», – дип кереп китте.

Аны елга тиз арада  агызып алып китте, тотынырга бер нәрсә дә юк. Ниһаять,  юнәлеш үзгәрде, күбекләнгән борылышта такта, чүп-чар күренде. Сул кулы белән агач кисәген үрелеп алды да ярга чыкты. Таянып көч җыйды, бер аягын ярга күтәрде, бераздан гәүдәсе белән яр читенә ауды. Котомкасына,  итекләренә тулган  суны түкте. Ул Чишмәбашка кайтып кергәндә урамда тынлык, халык йокыга талган. Киртә аша сикереп кереп, ишек какты. Харис бабай:

– Кем анда? – дип сорауга,

Хаҗип:

– Әти, мин кайттым! – дип дәште.

Аның тавышын ишетеп,  кухня ягыннан хатыны Мөкәррәмә йөгереп чыкты. Өйнең иңе буйлап эшләнгән зур сәке өстендә йоклап ятучы әнисе Маһирә, кызлары Илһамия, Сөембикә, Кәүсәрия, Нурания тордылар. Хаҗип, гимнастерка кесәсеннән юешләнгән документларын алып,  мич янына тезеп куйды, киемнәрен алмаштырды. Самовар, кайнап,  өстәлгә утырды, Харис бабай мунча ягарга китте. Мөкәррәмә, мичкә ягып, өй җылытты, бәрәңге пешерде…

Алар җиде бала тәрбияләп үстерделәр.  Сугыштан соң Вәрәкия, Гариф туды. Бердәнбер улы Гариф таза, көчле егет булып үсте. Авыл Сабан туенда һәр ел  батыр булып калды. Авылның иң эшчән, сөйкемле, уңган кызы Миңнегөлгә өйләнде. Илназ, Гөлназ, Нияз исемле балалар үстерделәр. Һәрберсенең  үз гаиләсе бар.

Төп йортта Нияз яши. Балалары Алчәчәк һәм Айнур исемле.  Барысы да бергә җыелып, үткәннәрне искә алып, альбом, фотокарточкалар карарга яраталар. Әнә шундый вакытта бабаларының елганы  ничек  кичүе турында сөйләшми калмыйлар.

Сания Вәлиуллина.

Кукмара, Янаул

Безнең күңелләр болай да яралы

 Тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан дәүләт 50 мең сум акчалата бүләк бирде. Ә сугыш чоры балаларын тагын оныттылар.  Мин бу хәлне берничек тә аңламыйм. Авыр елларда без олылар белән бергә булдык. Әтиләрне, абыйларны сугыш кырына озатып,  әниләр белән күз яшьләре түктек. Җиңү көнен якынайту өчен, хәлебездән килгәнчә җәмгыятькә булыштык. Сугыш чоры балалары завод-фабрикаларда станоклар артына бастылар. Буйлары җитмәсә, аяк астына «подставка» куеп булса да эшләделәр.

Колхоз эшләренә булышырга гел мәктәп балаларын җәлеп итәләр иде. Күпме сугыш чоры балалары әтисез калды. Ул еллар искә төшсә,  күзләрдән яшьләр ага, кулларым калтырый башлый. Караңгылыкка баткан моңсу авыллар. Ачлык, ялангачлык, төрле йогышлы авырулар, кайгылы йокысыз төннәр – барысы да  безнең баштан үтте. Сугыш чоры балалары – хәзер өлкән кешеләр. Аларның күңелләре болай да яралы. Алар адресына да матур сүзләр әйтик, ә болай алар, гомумән,  бу дөньяда булмаган кебек килеп чыга. Сугыштан соң СССРны күтәрүче буын бит ул.  Гигант эшләр башкарган  буын. Безнең балачагыбыз булмады. Күпләр бу якты дөньяда юк инде. Исәннәре дә  80не узган, күбебез тәрәзәдән карап утыра,  йөри алмый,  арабызда инвалидлар да җитәрлек. Табибларга эләгә алмыйбыз, белгечләргә икешәр ай көтәргә кушалар. Дәүләт бирә торган даруларны вакытында ала алмыйбыз, икешәр ай бирмичә йөртәләр. Мин шикәр авыруы белән чирлим, даруны һәркөн эчәргә кирәк. Рецептларны күтәреп, даруханәгә киләсең, дару урынына талон биреп җибәрәләр. Сугыш чоры балаларына хөрмәт шулмы инде? Ташламалы даруларны авыручыларга вакытында бирү турында дәүләт дәрәҗәсендә сөйләшү берничә тапкыр булды. Бернинди үзгәреш булмады.

Рафаэль Сальмушев

Аларны күккә чөйгәннәр

Спас районының  Ямбакты авылында туып үскән Фәүзия Батыршина 18 яше тулуга Ватан сугышына китә.  Анда зенитчы була, төрле авырлыклар кичерә. Ул  күбрәк Җиңү турында сөйләргә ярата. Мәскәүдә 40 орудиедән салют биргәндә, авызын ачып, күккә карап, сикереп торганын, поездда туган ягына Җиңү алып кайтканда,  станция саен туктап, аларны гармуннар белән көтеп торучы, сәламләүче халык янына төшеп, биеп, аларны күккә чөюләрен Фәүзия ханым бик яхшы хәтерли. Ул орден, бик күп медальләр белән кайта. Туган авылында   география фәне укытучысы булып эшли башлый.

Үзе кебек,  сугыштан кайткан  Гарифулла белән тормыш корып җибәрәләр. Ул да 9 ел буена туган йортыннан читтә яши: башта хәрби хезмәттә була, кайтам дип торганда гына сугыш башланып китә.  Германиягә кадәр барып җитә. Туган авылына кайткач,   мәктәптә башта завуч, аннан  директор булып эшли. Икесе дә читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлыйлар. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып торалар. Тик тормыш шома гына бармый. Өч бала үстереп, матур гына яшәп ятканда, аяз көнне яшен суккандай, Гарифулла үлеп китә. Фәүзиянең кулында өч бала кала: олысы  Фәриткә – 8 яшь, Фазылга – 5 яшь,  Фәниягә – 10 ай. Каенанасы да  үлем  түшәгендә. Күп тә үтми, каенатасы да урын өстендә  кала, ул аны өч ел карый.

Фәүзия ханым өч баласын да үстереп, укытып, зур юлга аяк бастыра. Фәрит  лаеклы ялга чыкты, Фазыл улы күп еллар  хокук саклау органнарында хезмәт итте,  бүген  судья булып эшли, кызы Фәния балалар бакчасында балаларны татар телендә сөйләшергә өйрәтә.

97 яше тулса да, Фәүзия ханым  шигырь язарга ярата. Бүген ул кадерле әни,  дәү әни булып, Казан шәhәрендә яши. Укучылары 40 ел дәвамында белем биргән укытучыларын  бик сагынып, рәхмәт хисләре белән искә алалар.


Фикер өстәү