15 яшендә миллионер булган Россия блогеры 18 яшендә Балида һәлак булган

18 яшьлек Россия блогеры Анастасия Тропицель Балида юл һәлакәтендә үлгән.

Тропицель мотоциклда барган вакытта һәлакәткә юлыккан дип белдерәләр. Блогерның Instagram-аккаунтында язылучылары кайгы уртаклашу комментарийлары калдыра.

Тропицель аккаунтына миллионнан артык кеше язылган. Кызның профиле тасвирламасында аның 15 яшендә миллионер булуы күрсәтелгән. «Ярамый торган эшләрне эшләргә илһамландырам. Сиңа канатлар үстерәм һәм фриланска җибәрәм», — дип язылган.

 


Фикер өстәү