Ташламалы ипотека бирү вакытын озайтырга җыеналар

6,5 процентлы ташламалы ипотеканы 2021 елда да дәвам иттерүне сораячаклар. Дәүләт Думасы депутатлары Россия Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллинага әнә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков әйтүенчә, депутатлар күбрәк кредит бирү өчен шартлар тудыру тәкъдимнәре белән чыгачак. “6,5 процентлы ипотека программасын һәм авыл ипотекасы кредитлары программаларын озайтуны күздә тотабыз”, – дигән ул.
6,5 процентлы ташламалы ипотека 1 ноябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Сүз уңаеннан, Россиядә инде 40 мең кеше ташламалы кредит алырга өлгергән.


Фикер өстәү