Зелпе генә димәгез: тамырларны ныгыта, кан басымын төшерә, ашказанын көйли

Барлык куаклардан да алданрак җимеш бирә башлый ул. Ике-өч сантиметр зурлыктагы куе зәңгәр озынча җиләкләрдән июнь башында ук авыз итәргә мөмкин. Үзе әчкелтем, үзе татлы бу җиләк – зелпе (жимолость).

Зелпе җиләкләре кан тамырларын ныгыта, артериаль басымны төшерә. Шулай булгач, гипертоникларга һәм өлкән яшьтәгеләргә файдасы зур. Стрессларга бирешмәскә, нервларны тынычландырырга ярдәм итүче магний буенча исә аны чемпион дип санарга була. Өстәвенә зелпедә калий (йөрәккә, кан тамырларына бик кирәк), йод (калкансыман биз авыруларыннан саклый) һәм цинк (ашкайнатуны яхшырта, яраларны тиз төзәтә) шактый күп. Органик кислоталарга, дуплау матдәләре һәм пектинга бай булганга, бу җиләк ялкынсынуга һәм склерозга каршы тору үзлекләренә ия.

Составындагы С витамины лимонныкыннан ким түгел: 100 граммы организмның аскорбин кислотасына тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерә ала. Бу җиләктә Р витамины да бар, ә анысы аскорбин кислотасының үзләштерелүенә ярдәм итә. Димәк, зелпе яратучыларга вируслы инфекцияләр йөрәк һәм кан тамырлары янамый, ә менә тән тиреләре чиста, җыерчыклары аз була.

Кызыл, кызгылт сары, сары җиләк бирә торган сортлары агулы. Җиләкләре зәңгәр төстә булган зелпе генә ашарга яраклы. Тәүлеклек нормасы: олы кешегә – 100 г (ярты стакан), 5 яшьтән узган балага – 50 г (чирек стакан).  

Зелпе халык медицинасында элек-электән кулланылган. Аны озак авырудан хәлсезләнгән, ашкайнату системасы начар эшләгән кешеләргә ашарга киңәш иткәннәр. Составында табигый антибиотиклар дип саналучы фитонцидлар булганга, зелпене ялкынсынуга каршы, әйтик, тамак бакасын (ангина), чуаннарны дәвалаганда кулланырга мөмкин.

Чәчәкләре, яфраклары, ботаклары да дәвалау үзлекләренә ия. Яфракларын һәм яшь ботакларын – чәчәк ату чорында, җиләген – өлгергәч, кайрысын көз көне җыялар.

Ничек кулланырга?  

* Ашказаны эшчәнлеге бозылганда, зелпе ботаклары төнәтмәсе булыша. 10 г кипкән ботаклар өстенә кайнап торган 200 мл су коярга да, өстен каплап, 1 сәгать тотарга. Аннан соң сөзеп, төнәтмәне бер утыруда эчеп бетерергә.

* Чәчәкле ботакларыннан кайнатылган шулпа (отвар) кан басымын төшерә, чөнки ул сидек кудыру үзлегенә ия. Шулпа болай ясала: 1 стакан суга 1 чәй кашыгы вакланган ботакларны салып, су мунчасында 30 – 40 минут кайнатырга. Көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә.

* Зелпе яфраклары төнәтмәсе тамак авыртуын бетерә. 5 г яфракка кайнап торган 1 стакан су салып, 20 минут төнәтергә. Көнгә 2-3 тапкыр тамакны чайкатырга.

* Чәчне ныгыту өчен: 1 чәй кашыгы вакланган кипкән ботак һәм яфраклар өстенә 200 мл су салып, 30 минут кайнатырга. Суынгач, сөзәргә дә чәчне чайкатырга.

Кемнәргә ярамый?

Кислоталылыгы югары булган гастрит, ашказаны яки уникеилле эчәк җәрәхәтеннән, панкреатиттан (үт куыгы ялкынсыну) интегүчеләргә зелпе белән артык мавыгырга ярамый. Әчкелтем җиләкнең чирне катлауландыруы бар.

Бала имезүче хатынга зелпе белән сыйланырга,йөгеннән котылып, 3 ай үткәч кенә рөхсәт ителә. Чөнки балада аллергия барлыкка килергә мөмкин. Башта, баланың реакциясенә карап, көнгә 2-3 җиләк кенә ашарга ярый. Тискәре нәтиҗәләре күренмәсә, аны рационга кертергә дә була.

Кан басымы түбән булган кешегә, 5 яшькә җитмәгән балага да ашатмау хәерле.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү