Каникулның тәме бармы?

Өйдә укып арыдылар, ә  өйдә ял итү  балаларны туйдырмыймы? Быелгы каникулда ерак китеп булмый. Шуңа күрә җәйге ял  тирәсендә сораулар да күп туа. Тупны битлек киеп тибәсеме? Лагерьлар кайчан ачылыр? Мәктәп яны лагерьлары эшләрме? Боларның барысына да җавап табарга тырыштык.

Лагерьлар

Элек лагерьлар ишекләрен 1 июньдә үк  ачса, быел балаларны 1 июльдә кабул итә башлаячаклар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 104 мең баланың ялы өчен җаваплы. Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, быел  1024 мәктәп яны лагеренда 57 меңләп бала ял итәчәк. Хезмәт һәм ял лагерьларында 1200 балага урын бар. Бу әле  башка төр лагерьлар булмый дигән сүз түгел.  Мәгариф  министрлыгы юнәлеше буенча лагерьларда 10 меңнән артык бала ял итәчәк. 8 меңнән артык  сәләтле балалар өчен  51 профильле программа булдырылган. Әйтик, «Дуслык»та – 843, «Костер»да  1200 бала ял итәчәк. 250 баланы Кара диңгез яр буйлары көтә. Сәламәтлеге чикләнгән, ятим, тәрбиягә алган, авыр хәлле гаиләләрдәге балалар да читтә калмаячак. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы  мәгълүматларына караганда, 183 меңнән артык юлламаның  55 меңе  бушлай биреләчәк. Җәйге ял үзенчәлекләре турында  матбугат очрашуыннан соң тулырак хәбәр итәрбез.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы яшәү урыны буенча спорт мәйданчыкларында чаралар үткәрергә, хәрби-патриотик сменалар, хәрби-спорт уеннары оештыру, ГТОга әзерләнү, Казан, Биләр, Болгарга укучылар белән туристик сәяхәтләр кылырга  тәкъдим итә.

Әби-бабай янына – сөт эчәргә

Әти-әниләр – эштә, әлегә лагерьлар эшләми.  Бу очракта авыл коткара ала. Кемнән генә  сорасаң да, балабыз авылда, диләр. Балалар рәхәтләнеп туп тибә, төрле спорт уеннары уйный ала. Без «көтүче», тәңкә салыш», чыбыркы шартлатып уйный идек.  Тик  күмәк  уеннар уйнаганда битлек кияргә онытмаска  кирәк.  Ике баламы, өчме – аны  кимичә ярамый.

– Авылда  рәхәт. Яңа сауган сөт эчәм. Әби-бабайга кәҗәләрен  су буена куарга булышам. Тавык-чебешләргә кычыткан  җыям.  Бакчада  чүп утыйм. Су буена балык тотарга да төштек әле.  Китап укыйсы  килми, телефон аша дуслар белән аралашам, – ди 12 яшьлек Регина Хафизова.

Казанда яшәүче 4 бала анасы Энҗе Бикбаева да улларын авылга  җибәргән.

– Әбиләренә кунакка кайтып киттеләр. Анда барысына да эш җитәрлек.  Каникул бер дә күңелсез  үтмәячәк. Кызлар булмагач,  идән дә, савыт-саба да юалар,  ашарга да пешерәләр,  – ди Энҗе.

Барып булмас, Төркия!

Түбән Кама шәһәрендә  яшәүче  Гөлсия Нуриева  ел буе  ике оныгы белән мәш килгән. Быел алар 6 нчы сыйныфны тәмамлаган.

– Сәмирә белән Раяна  ярышып укыдылар, икесе дә – «отличник». Дистанцион укый-укый тәмам хәлдән тайдык. Стресстан  арынып бетеп булмый әле. Рәхәтләнеп ял итәбез. Җәйне уздырырга авылга кайтырга уйлыйбыз, – ди ул. –  Ел саен август аенда Төркиягә  бара идек. Быел барып булмас инде.  Кыш көне  алган юлламаны кире тапшырасы булыр. Оныклар  төшкә кадәр рәхәтләнеп  йоклыйлар, телефонда уйныйлар. Ял көннәрендә бакчага баргалыйбыз. Кишер белән чөгендерне аера белмәссез тагын дип үзләренә чәчтердек. Чүп утыйлар,  су сибәләр. Өйдә әниләре  киемнәрен кул белән юдырта. Кызлар булгач, интернеттан тәмле ризыклар рецептын табып, пешерәләр.

Кемгә – төзелеш, кемгә – икмәкханә

Укучылар арасында эшкә урнашырга теләүчеләр дә юк түгел. Әнә  Азатның икмәкханәдә эшлисе килсә, Динар курьер булырга да риза. Авыл  малайлары күбрәк көтү көтә. Быел укучылар кесә ягын бераз калынайта алырмы – төгәл генә әйтеп булмый. Күпме балага эш урыны барлыгы төгәл билгеле түгел.

Казанда яшәүче Андрей Долодоренко 9 нчы сыйныфны  тәмамлаган.   Ул компьютер уеннары уйлап табу белән  мавыга. Бу аңа әлегә табыш китермәсә дә, киләчәктә өметләре зур. Каникулын бушка уздырмый. Физик күнегүләр ясый, велосипедта йөри. Тизрәк 16 яшь тулганын көтә. Төзелештә эш белешеп куйган инде. Андрей  кая укырга барасын төгәл белми әле. Бер ай дәвамында уйлап бетерәчәк. Әгәр үзенә кызыклы көллиятне  тапмаса, укуын 10 нчы сыйныфта дәвам итәчәк.

Фикер

Ялны ничек уздырырга?

Екатерина Согрина, Татарстан балалар оешмалары советы директоры:

– Мин балаларга җәйне файдалы итеп уздырырга киңәш итәм. Яраткан китапларын укырга, дуслары белән аралашырга, яңа уку елына кадәр  яңа көчләр тупларга… Бүген  белемеңне үстерү өчен интернетта да төрле онлайн платформалар эшли,  кызыклы конкурслар үтә. Анда катнашырга мөмкин.  Җәйге ял – балаларның иң яраткан вакыты. Шуңа күрә  аны  үзләре теләгәнчә уздырулары яхшы. Иҗтимагый эшләр белән кызыксынганнар  безнең сайттан (sdo-rt.ru)  кызыклы мәгълүматлар таба ала. Интернетта һәр яшь төркеменә туры килгән китаплар бар. Шуны табып укысагыз да, файдалы булыр.

Илсияр Мияссәрова, Татарстанның атказанган укытучысы,  «Әдәби  уку» дәреслеге  авторы:

Хәзерге  балаларга  татар халык  уеннарының  ниндиен генә тәкьдим итсәң  дә, аларның  аны уйнавы  икеле. Уеннарны  өйрәнү, бергәләп уйнау әти-әнидән  тора. Андыйлар, минем уйлавымча, күп түгелдер. Мондый  уеннарны «Раушан  көзге», «Гөлбакча» һәм башка китаплардан табарга мөмкин. Балалар Г.Тукай, М.Җәлил,  А.Алиш әкиятләре, Р.Хафизова, Р.Вәлиева, Х.Халиков, Р.Батулла, М.Фәйзуллина, Э.Бикчәнтәева, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Җ.Дәрзаман, Ф.Яруллин һәм башкаларның әсәрләрен укый ала.

Кече яшьтәге балалар өчен әдәби әсәрләр исемлеге:

  1. Ф.Яруллин «Гадәт», «Юылмас хурлык».
  2. Ш.Галиев «Чагу», «Таяк», «Эш кушып булмый».
  3. Р.Миңнуллин «Ачык авыз», «Отличник», «Мактанырга яратмый».
  4. Б.Рәхмәт «Зәңгәр күл», «Курчак батыр».
  5. Р.Фәйзуллин: «Тузганак», «Ни җитмәгән?».
  6. Р.Вәлиева «Батыр малай».
  7. Ф.Тарханова «Сыйныфташлар».
  8. Р.Корбан «Ватан».
  9. М.Фәйзуллина «Җәй җитте», «Каюлы читек».
  10. И.Юзеев «Их, малайлар!», «Мактанчыклар».
  11. Р.Вәлиев «Гармун», «Кичке кояш».
  12. . Г.Кутуй «Рөстәм маҗаралары».
  13. Л.Лерон «Татар баласы».

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү