Автобус йөртүчеләр тәртипкә утыра

Казанда җәмәгать транспортын йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт вакыйгалары саны узган елдагы белән чагыштырганда 9,7 процентка кимегән. Мондый аварияләрдә зыян күрүчеләр саны ике тапкыр диярлек азайган. Татарстан башкаласының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш штабы утырышында шулай дип белдерде.

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен 2018 ел ахырыннан Казанда шәһәр җәмәгать транспорты өчен махсус тизлек режимы (тизлек сәгатенә 55 чакрымнан артмаска тиеш) гамәлгә кертелгән. Илдар Шакиров әйтүенчә, бүген бу кагыйдәне җәмәгать транспортын йөртүчеләрнең күбесе үти. «Чикләү башланган гына мәлдә аена 1800ләп тизлекне арттыру очрагы теркәлсә, хәзер бу сан аена 15тән артмый», – диде ул.

Быел биш айда Казанда шәһәр пассажир транспортын йөртүчеләрнең гаебе белән 28 авария булган, 30 кеше зыян күргән. «20 очрак пассажирларның егылуына бәйле. Күбесе – тукталышларда яки йөртүчеләр, җитди авариягә эләкмәс өчен, транспортyы кисәк кенә туктатканда килеп чыккан», – дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

 


Фикер өстәү