Туристларга юл ачыла. Әмма әле ил эчендә генә

Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында ябылган туристлар өчен популяр урыннар июль башларында илнең башка төбәкләреннән килүче кунакларны кабул итә башлаячак. Бу хакта Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова хәбәр иткән.

«Туристлар арасында популяр булган урыннар июль башында башка төбәкләрдән килүчеләр өчен ачылачак. Димәк, җәйге туристлык сезоны башлану турында сөйләргә мөмкин», – дигән ул һәм эпидемиологик вазгыятьнең яхшыруы нәтиҗәсендә чикләүләрне алга таба алуга өмет белдергән.
Шул ук вакытта Догузова, Мәскәүдән Сочига тәүге самолетлар очуга игътибар итеп, ведомствоның быелга җәйгә төп бурычы – Россиядә яшәүчеләрнең ялын имин итү, дип искәрткән.


Фикер өстәү