Сугышны кичкән Хәтирә әби: «Еллар тыныч булсын, игеннәр уңсын, ачлык булмасын»

Бүген республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 427 хатын-кыз яши. Шуларның алтысына – 100 яшь. Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» берләшмәсе утырышында «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый» дигән социаль-гуманитар проектның беренче нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Татарстан архивларына 360тан артык хатын-кызның язмышы турында мәгълүмат тапшырылган.

Проект ветераннарны хөрмәтләү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгын, үткәнен искә алуны күздә тота. Февраль башында аңа старт бирелгән вакытта сугыш кичкән хатын-кызларның саны 458 булган әле. Гомумән, сугышка республикадан 10 мең хатын-кыз киткән. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, һәр көнне ветераннар якты дөньядан китә бара. «Алар белән очрашып өлгерү, сугыш хатирәләре турында үзләреннән ишетү мөһим», – ди ул. Проектның беренче этабында районнарда бу хатын-кызлар турында 1400гә якын язма, истәлекләр тупланган. Ветераннарга кагылышлы 164 күргәзмә оештырылган.
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, проект барышында кем нәрсәгә мохтаҗ – дару кирәкме, фатир төзекләндерүме, волонтерлар ярдәмеме – барысы да ачыкланган. Хуҗалыкта булышу гына түгел, аларның хәл белешүдән дә күңеле була. Кызганыч, кайберләренә картлар йортында яшәргә туры килә. Әнә Хәлимә Вафинаның анда килеп эләгүенә 18 ел икән инде. Бу урында Татьяна Ларионова: «Алар балалары, оныклары белән үз өендә түгел, дәүләт карамагында яши. Андыйлар бигрәк тә безнең ярдәмгә мохтаҗ», – диде.
Сугышны бергәләп кичкән гаиләләр дә бар әле. Алар – икәү. Кукмара районында яшәүче Хәтирә әби белән Мөбарәкҗан бабай Салиховларның бергә яши башлавына – 65 ел. 100 яшькә якынлашып килгән өлкәннәр: «Ипи булса, җыр да була. Бер-береңә юл куеп яшәсәң, тормышта бар да яхшы булачак. Еллар тыныч булсын, игеннәр уңсын, ачлык булмасын», – ди. Хәтирә апа хат ташыса, Мөбарәкжан абый тракторчы булып эшләгән.
Сугышта катнашкан укытучыларны да исемнәре белән телгә алдылар. Алар төшкә кадәр балаларга белем бирсә, аннан соң колхоз эшендә тир түккән. Бөгелмә, Алексеевск, Алабуга мәктәпләре үз уку йортларына сугышта катнашкан укытучыларның исемнәрен бирү тәкъдиме белән чыккан. Гомумән, чарада музей, мәктәп, мәдәният йортларына бу эштә актив катнашканы өчен рәхмәтен белдерделәр.
Проект исә дәвамлы булачак. Икенче этабын хатын-кыз тыл хезмәтчәннәренә багышламакчылар. «Хатын-кызга теләсә кайсы чорда да бик зур бурыч йөкләнә, ул – саклау, ярату. Хатын-кызны һәрвакыт яратырга кирәк. Без бу проект аша сугышта катнашкан асыл затларыбыз турында бик күп мәгълүмат белдек», – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү