Футбол тавыш чыгарды

Россиягә футбол әйләнеп кайтты. Кайтты һәм тавыш чыгарды.Премьер-лиганың 23 нче туры кысасында узарга тиешле сигез матчның җидесе генә уйналды. Берсен июльгә күчерделәр, ә тагын берсе турында бик озак искә алачаклар әле. “Рубин” исә Екатеринбургта җиңү яулап, турнир таблицасындагы урынын яхшырта алды.

Россия тамашачысына коронавирус аркасында туктап калган чемпионатның кабат хәрәкәткә килгәнен ике ай көтәргә туры килде. Шул арада клуб җитәкчеләренә уенчыларны ялга җибәреп кабат тупларга, табиблар күзәтүе астында күнегүләр уздырырга, футболчыларның сәламәтлеге турында баш ватарга туры килде. Мондый шартларда командадан нинди уен көтәргә дә белмәссең. Екатеринбургта җирле “Урал”га каршы узган матчта “Рубин” әле икенче минутта ук туп керттерде.Әмма хөкемдарлар тупны санамады. Биш минуттан хуҗалар барыбер алга чыкты. “Рубин” капкасына туп Казан сакчысы Пабло Сантосның аягыннан керде. Беренче тайм “Урал” футболчыларының өстенлеге белән узса да, ахырда бәхет кунакларга елмайды. Хвича Кварацхелия үзе аркылы типкән туп Леонид Слуцкий командасына исәпне тигезләргә мөмкинлек бирде. Икенче таймда грузин уенчысы Казан командасын алга чыгарган һөҗүмне оештырды.Солтмурад Бакаевның тупны буш капкага кертми чарасы калмады.Шулай итеп, өстенлек “Рубин”га күчте, әмма 71нче минутта Вячеслав Подберезкин уен кырыннан куылды. Сүз уңаеннан, якташларыбыз инде өченче матч рәттән очрашуны 11 кеше тәмамлый алмый. Әле ярый, бу юлы барысы да яхшы бетте һәм “Рубин” өч очкога ия булып, турнир таблицасында 11нче урынга күтәрелә алды. Безнекеләргә хәзер һәр очко кадерле.

Премьер-лиганың 23 нче туры кысасында барлыгы 8 матч узарга тиеш иде. Соңгысын июльгә күчерделәр. Ник дигәндә, Мәскәү “Динамо”сының өч футболчысында коронавирус тапканнар. Шуның аркасында башкала командасын карантинга яптылар. Шуннан соң “Динамо” җитәкчеләре уенны соңрак уздыруны сорап “Краснодар”га мөрәҗәгать итте. Көндәшләр каршы килмәгәч, футбол түрәләре дә ризалык бирде.

Барысы да дөрес кебек: спортта голлар, очколар, турнир таблицасыннан да өстенрәк төшенчәләр бар бит әле. Кеше сәламәтлеге дип атала ул. Әмма бер сорау да бар: ни өчен футбол түрәләре шундый ук адымны берничә көн элек ясамады? “Ростов”ның алты уенчысы авырып китеп, бөтен команданы карантинга япкач, бу клуб вәкилләре дә матчны башка  вакытка күчерүне сорап “Сочи”га мөрәҗәгать итте. Болары каршы килде һәм илнең туризм мәркәзендә Россия футболы тарихындагы иң сәер очрашуларның берсе уйналды. Ник дигәндә, “Ростов” Сочига ашыгыч рәвештә 17 яшьлек малайлар командасын туплап җибәрергә мәҗбүр булды. Егетләр беренче минутта ук туп кертте, ә ахырда 1:10 исәбе белән тар-мар ителде.“Сочи” премьер-лига тарихында бер матчта иң күп туп керткән команда булып танылды, Александр Кокорин һәм аның иптәшләре үзләренең шәхси статистикасын яңартты, Чемпионнар Лигасын откандай сөенеч мизгелләре кичерде, өч очко командага өскәрәк күтәрелергә ярдәм итте. Ә хәзер “Сочи” Россиядә футбол җанатарлары иң сөймәгән команда исеменә дәгъва кыла.

  Илнар Хөснуллин

Фото: rubin-kazan.ru


Фикер өстәү