Сабадан Рәис Газизуллин тракторга алмаш уйлап тапкан (ВИДЕО)

Авылда халыкның мәш килеп, печән әзерләп йөргән вакыты. Саба районындагы Рәис абый Газизуллин бу кызу чорда үзенә ярдәмче уйлап тапкан: печән пресслаучы җайланма ясаган. Трактор да кирәкми – хәзер шуның белән генә мал өчен яшел азыкны пөхтә итеп төргәкләп куя.

Рәис абый Чулпыч авылындагы төп нигезендә печән үстерә. Сабадан шунда килеп, хуҗалыктагы маллары өчен азыкны үз куллары белән әзерли.

Печән пресслаучы җайланманы ул интернеттан карап ясаган. “Печәнне кипкәч, әрәм итәсе килми, машинага төяп бер әвәлисең, алып кайтканда тагын. Кайсы коела, сына, печәннең бәрәкәте бетә. Тракторлары булганнарның вак-төяк печәнне рулонларга гына киләсе килми. Шуңа да хуҗалыкта кулланыр өчен үземә ярдәмче ясадым”, – ди ул. Пресслау җайланмасы артык зур чыгымнар сорамаган: хуҗалыкта булган вак-төяк такталардан ясаган ул аны, кайбер детальләре өчен генә акча тоткан.

Рәис абыйның хуҗалыгы зур: 22 сутый җирен ул җәйге чорда өч тапкыр чаба. Беренчесендә 45 тюк печән пресслый. Элегрәк сыерлар тотканнар. Соңгы арада кәҗәгә күчкәннәр. “Абзар, каралты-кураны рәткә китерергә уйлап торалар, шуңа маллар артык күп түгел”, – ди ул.

Хәлне алса да, мондый җайланма белән эшләүнең файдасы да бар. Саф һавада үзенә күрә бер фитнес, ди Рәис абый.

Пресслау җайланмасы белән ничек эшләргә икәнен видеодан карап күрә аласыз.

Фото һәм видео www.instagram.com/trksabadulkynnary/ алынды.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү