Пенсияне арттырырга җыеналар

2021 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 17 432 сумга җитәргә мөмкин, Пенсия фонды бюджеты проектында шулай каралган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Яңалыклар чыганагы карамагындагы документтан күренгәнчә, киләсе елда эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 6,3%ка, 2022 елда – 5,9%ка (18 357 сумга җитәчәк), 2023 елда – 5,6%ка (19 283 сум булачак) артачак икән.
Булачак пенсия күләмнәре 1 апрельдән еллык индексацияләүдән һәм пенсионерның яшәү минимумы күләме үсү фаразыннан (2021 елда – 1,5%ка, 2022 елда – 3,9%, 2023 елда – 3,7% процентка) чыгып исәпләнгән.
2021-2023 елларда пенсиянең тупланма өлешен һәм вакытлыча пенсия түләүләрен арттыру планлаштырылмый. Социаль пенсияләрнең еллык уртача күләмнәре 2021 елда – 9977 сум, 2022 елда – 10 307 сум, 2023 елда –10693 сум тәшкил итәчәк.


Пенсияне арттырырга җыеналар” язмасына фикерләр

Фикер өстәү