Халык Комиссарлары Советы һәм ТАССР Министрлар Советы рәисләренең каберләренә чәчәкләр салдылар

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Премьер-министр Алексей Песошин Казанның Яңа Татар бистәсе, Арча кыры зиратларында ТАССР Халык Комиссарлары Советы һәм ТАССР Министрлар Советы рәисләренең каберләренә чәчәкләр салды. Чара ТАССРга 100 ел тулу кысасында узды.

Яңа Татар бистәсе зиратында ТАССР Министрлар Советы Рәисе, КПССның Татарстан Өлкә комитеты беренче секретаре Гомәр Усмановның кабер өсте чәчәкләргә күмелде.

Арча кыры зиратында исә ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе (19431950), ТАССР Министрлар Советы Рәисе (19571960)Сәет Шәрәфиев, төрле елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе булып эшләгән Миргарифан Азизов, Илдус Садыйков һәм Мөхәммәт Сабиров (19911995 елларда –Татарстан Премьер-министры) истәлеге хөрмәтләнде.

Ә инде иртән-иртүк Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов  Казанның Архангел зиратында булды. Биредә ул 19301937 еллардаһәм 1937-1938 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советына җитәкчелек иткән, репрессияләнгән һәм, үлгәннән соң, 1956 елда акланган  Кыям Абрамов белән Әхмәтсафа Дәүләтьяров һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Чәчәкләр салу чарасына ТАССР Халык Комиссарлары Советы һәм ТАССР Министрлар Советы Рәисләренең туганнары да чакырылган иде.


Фикер өстәү