Коронавирус антитәнчекләренә тикшерә торган тест көмәнлелекне тикшерә торган тестка охшаш булачак

Бүген КФУ лабораториясендә Covid-19 вирусы антитәнчекләрен ачыклау өчен тестлар ничек эшләнәчәген күрсәттеләр, дип яза Татар-информ. Галимнәр әйтүенчә, система көмәнлелекне ачыклый торган тестлар кебек була.

«Бу глюкометр һәм көмәнлелекне ачыклый торган тест катнашмасы. Кечкенә тишем ясала, кан тамчысы алына һәм тест тасмасына сөртелә. Әгәр бер сызык чыга икән, димәк кешедә антитәнчекләр юк, ә ике сызык чыкса алар бар дигән сүз», — дип сөйләде Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов.

Экспресс-тестлар башлангыч (IgM) һәм соңгы (IgG) иммун җаваплары антитәнчекләрен берьюлы ачыклаячак.

Хәзерге вакытта тестның үзенчәлеген һәм сизгерлеген төгәл ачыклау өчен фәнни һәм клиник тикшеренүләр уздырыла. Экспресс тестлар сентябрь аеннан ирекле сатуга чыгарга тиеш.

 


Фикер өстәү