Саратовта Татарстан Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров Вакытлыча революцион комитет рәисе һәм ТАССР Халык Комсиссарлары Советының беренче рәисе (1920-1921) Сәхибгәрәй Сәедгалиев каберенә чәчәкләр салды. Чара Воскресенск зиратында, сәяси репрессияләр корбаннарына куелган мемориал янында узды.
Шамил Гаффаров үзенең чыгышында бер ел ярым элегрәк Татарстан Президенты һәм Премьер-министр тарафыннан ТАССР Халык Комиссарлары Советы һәм Министрлар Советы элекке җитәкчеләре каберләрен тәртипкә китерү буенча программа кабул ителгәнлеген билгеләп үтте. Республика тарихында мондый олы шәхесләрнең саны – 15. Әлеге программаның географиясе гаять киң – Карелиядән алып, Казахстанга кадәр, – диде вице-премьер.
Сәхибгәрәй Сәедгалиев репрессияләнеп, 1938 елның 12 сентябрендә үлем җәзасына хөкем ителгән. СССР Югары Суды Хәрби коллегиясенең хөкем карары белән 1938 елның 29 октябрендә Саратовта атып үтерелгән. 1955 елда, үлгәннән соң, акланган.
Шамил Гаффаров ТАССР Халык Комиссарлары Советы җитәкчеләренең республиканы торгызу һәм үстерүдәге гаять зур ролен искәртеп, чараны оештырудагы хезмәттәшлек өчен Татарстан Президенты исеменнән Саратов өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре ирештерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat