Байларга салым күләме артачак

23 июньдә Россия Президенты Владимир Путин ил халкына чираттагы мөрәҗәгате белән чыкты.

2021 елның 1 гыйнварыннан елына 5 млн сумнан артык керем алучы физик затларга НДФЛ ставкасы 13 проценттан 15 процентка күтәреләчәк. Әлеге акчалар сәламәтлек саклау тармагына, аерым алганда авыру балаларны дәвалау өчен тотылачак. Ил башлыгы шул хакта хәбәр итте.

— НДФЛ ставкасыннан тотылып калган акчалар (елына 60 млрд сум) сәламәтлек саклау тармагына тотылачак. Яңа ставка барлык керемнәргә дә кагылмый, ул 5 млн сумнан арткан өлешенә генә кагыла, — диде Путин.


Фикер өстәү