23 июньдә Россия Президенты Владимир Путин ил халкына чираттагы мөрәҗәгате белән чыкты. Президент чыгышында үзмәшгульлеккә бәйле яңалыкны хәбәр итте.
— 1 июльдән илнең бөтен территориясендә һөнәри керемгә салым режимы гамәлгә керәчәк. Үзмәшгуль булып теркәлү 18 яшьтән генә түгел, 16 яшьтән дә мөмкин булачак, — диде Владимир Путин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat