Хәзерге вазгыять, коронавирус белән көрәш чаралары, беренче нәтиҗәләр, икътисад торышы. Россия Президенты Владимир Путин ил халкына чираттагы мөрәҗәгате белән чыкты.
Бер сәгатькә якын чыгышын Россия Президенты рәхмәт сүзләреннән башлады.
– Сәламәтлегегезгә, якыннарыгызга карата җитди караш, үзара ярдәмләшү, эпидемиянең иң авыр вакытын лаеклы итеп узуыгыз өчен рәхмәт. Эпидемия безнең тормышны икегә бүлде. Берәүгә дә җиңел түгел иде. Әмма безнең илдә, җәмгыятьтә каушап калу булмады, киресенчә, безгә хас булганча, кешеләрне вазгыять берләштерде. Кеше гомере – иң мөһиме. Без бу кыйммәтләргә таянып эш иттек, һәм нәкъ менә шуңа күрә бик зур катлаулы чорны уза алдык, – диде Владимир Путин.
Соңгы өч ай кеше тормышын нык үзгәртте. Президент әйтүенчә, Россия кебек зур ил эчендә коронавируслы вазгыять төрле җирдә төрлечә булды. Кайбер урыннарда хәл әле дә катлаулы кала бирә. «Тик берәү дә, беркайчан да бәладә ялгыз калмас. Бөтен Россия ярдәмгә килер», – диде Владимир Путин.
Ил башлыгы мөрәҗәгатендә яңа төр матди ярдәм чаралары турында да хәбәр итте.
– 2021 елның 1 гыйнварыннан елына 5 млн сумнан артык керем алучы физик затларга НДФЛ ставкасы 15 процент булачак. Әлеге акча сәламәтлек саклау тармагына, аерым алганда авыру балаларны дәвалау өчен тотылачак. Яңа ставка барлык керемгә дә түгел, ә 5 млн сумнан арткан өлешенә генә кагылачак.
– Медицина хезмәткәрләренә түләүләр 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Отпуск акчасы да арттырылачак.
– Июль аенда 16 яшькәчә булган һәр балага кабат 10 мең сум күләмдә акча түләнәчәк (бу – 28 млн бала дигән сүз). Пандемия аркасында гаиләдә эшсез калган ата да, ана да бала өчен өчәр мең сум күләмдә акча һәм июль-август айларына эшсезлек буенча пособие алачак.
– Төбәкләргә өстәмә 100 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Тагын 100 млрд сум юлларны төзекләндерү өчен күчереләчәк.
– IT-тармак өчен иминият кертемнәре ставкасын 7,6 процентка кадәр киметергә тәкъдим ителде.
Болардан тыш, тәкъдимнәр арасында ташламалы ипотеканы 3 миллион сумнан 6 миллион сумга кадәр киңәйтү (Мәскәү һәм Петербург кебек эре шәһәрләрдә – 12 миллион сумга кадәр), һөнәри керемгә салым режимын 1 июльдән башлап бөтен ил территориясендә гамәлгә кертү дә бар. Үзмәшгуль статусын хәзер 16 яшьтән алырга мөмкин.
Чулпан Гарифуллина
Фото: http://www.kremlin.ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat