Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан котлады.
Нәкъ бер гасыр элек, 1920 елның 25 июнендә РСФСР Совнаркомы һәм ВЦИК декретына Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасын төзү турында тиешле өстәмәләр кертелә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу вакыйга «татарлар һәм республиканың күп милләтле бар халкы тарихында хәлиткеч вакыйгаларның берсе», бүгенге Татарстанның барлыкка килүенең башлангычы була.
Узган гасырдагы казанышлар турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ төзелешен, авыл хуҗалыгының нәтиҗәле үсешен, нефть табу һәм нефтехимия комплексы төзелешен, дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни һәм белем бирү үзәкләрен, мәдәни казанышларны искә алды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә Татарстан халкы керткән өлешкә аерым тукталды.
Сугыштан соңгы елларда ТАССР «Советлар Союзының алдынгы республикаларының берсе булган», дип искәртте ул. «Бүген исә Татарстан Россиядә динамик үсештә һәм таяныч булган төбәкләрнең берсе. Ул Ватанның бөеклегенә һәм иминлеген саклау сәләтен ныгытуга зур өлеш кертә, безнең милли лидер Владимир Путин көчле Россия төзү өчен сайлаган юнәлешне хуплый», — диде Миңнеханов.
Фото: tatar-inform.tatar