Рөстәм Закиров белән Люция Мусина улларын армиягә озатканнар

Рөстәм Закиров белән Люция Мусинаның уллары Айрат армиягә киткән.

Бу хакта инстаграмда Люция Мусина хәбәр итә. Айрат Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем алган, берничә төр музыка уен коралында уйный белә. Профессиональ футбол, йөзү, өстәл теннисы, хоккей белән дә шөгыльләнгән.

Кыскасы, җитмеш төрле һөнәргә ия Айратка исән-сау хезмәт итүен теләп калабыз.


Фикер өстәү