Балалар табибы үлеме сәбәпле, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы кайгы уртаклашты

Мөслим үзәк район хастаханәсендә балалар табибы булып эшләүче Нассер Гассан Назим 50нче яшендә вафат булган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты, дип хәбәр итә Татар информ.

«Нассер Гассан Назим тәҗрибәле белгеч иде, аны хезмәттәшләре дә, пациентлар да хөрмәт ите. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре дә, мәрхүмнең хезмәттәшләре дә аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», диелә бу хәбәрдә.

Нассер Гассан Назим 1970 елның 15 декабрендә туган. 1998 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 2003 елдан башлап Мөслим район хастаханәсендә табиб-педиатр һәм неонатолог булып эшли, 2015 елдан башлап бер ел Кама Тамагы районында эшли, аннары кабат Мөслимгә кайта.

Нассер Гассан Назим үлеменең сәбәбе паталогоанотомик тикшеренүдән сод билгеле булачак, диелә бу хәбәрдә.

 


Фикер өстәү