Аида Гарифуллина: «Мин барыбер бирегә, туган өемә ашкынып кайтам»

Аида Гарифуллина, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты:
– Татарстан – минем өчен нәрсә? Ул – беренче чиратта, гаилә традицияләре, димәк, менталитет. Казан, Идел, Бауман урамы, мәктәп ишегалдындагы кадерле истәлекләрне саклаган эскәмия, гаиләм, дәү әниемнең моңлы җырлары, Казан вокзалында китүчеләр өчен дә, кайтучылар өчен дә уйнаган Сәйдәш маршы – болар барысы да балачагымнан ук хәтеремә сеңеп калган.
Язмышыма шулай язылган: мин тарихи ватанымда сирәк булам. Гомеремнең күп өлеше Татарстаннан читтә уза… Ләкин никадәр генә озак йөрсәм дә, ахыр чиктә мин барыбер бирегә, туган өемә ашкынып кайтам.
Иҗатымда Татарстанның, милли моңнарның чагылышына килсәк, болай дип әйтәм. Опера җырчысы буларак, мин дөнья опера театрлары белән килешү нигезендә эшлим. Димәк, иҗатым дөнья опера классикасыннан гыйбарәт. Ул – минем эшем, булмышым, тормышым. Ләкин шундый тыгыз график белән эшләсәм дә, ирекле (сольный) программаларга вакыт табарга тырышам һәм Европа буйлап, Россиядә, Татарстанда концертлар куям. Ул концертларда әлбәттә, татар музыкасы яңгырый. Ул – Сәйдәш, Яхин әсәрләре, татар халык җырлары да булырга мөмкин. Мин аларны алман, итальян, инглиз тыңлаучысына үзенчәлекле музыкаль сувенир, ядкәр итеп тапшырам. Һәм бу җырлар һәрвакыт уңышка дучар! Ләкин аларны җырлауның сәбәбе уңышта гына түгел.
Татар халык җырларын мин кечкенәдән беләм. «Туган тел», «Тәфтиләү», «Әллүки» – алар барысы да калебемдә. Әле дә истә: Дәү әни аларны бик моңлы итеп җырлый иде. Бүген инде аларны үзем башкарам. Татар җырларын туплап, музыкаль альбом чыгарырга да өлгердем.
Татар халык җырларына сокланып туя алмыйм. Алар тирән яшеренгән иң нечкә хисләрне уята ала. Шул чакта инде берничек тә күз яшьләрен тыеп булмый. Мин аларны республиканың төп байлыгы дип әйтер идем. Ил байлыгы, дәүләт хәзинәсе…


Фикер өстәү