Авыл хуҗалыгы министры: «Гаеплеләрне ачыкларга тырышабыз. Безнең өчен игенчеләр дә, умартачылар да тигез»

Терлек азыгы әзерләүдә алдынгы һәм аутсайдер районнар билгеле булды

Республикада терлек азыгы әзерләү ничек бара? Сынатмаган һәм, киресенчә, артта баручы районнар кайсылары? Авыл хуҗалыгына коронавирусның йогынтысы булганмы? Шушы һәм башка сорауларга атналык брифингта Татарстан Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җавап бирде.

Мәгълүм булганча, республикада чәчүлек мәйданнары 2,8 млн гектарны алып тора. Шуларның 1075 меңе – бөртеклеләр, 49,3 меңе – шикәр чөгендере, 875 мең гектары – терлек азыгы.

  • Быел шикәр чөгендере мәйданнары 14 мең гектарга (24 процентка) кимеде. Алар урынына бөртеклеләр чәчелде. Язгы культуралар 1,8 млн гектар мәйданны алып тора. Алар яхшылап тишелсен өчен һава шартлары уңай булды, – диде министр.

Быел чәчү 25 млрд сумга төшкән. Монда ашлама, техника һәм ягулыкка тотылган чыгымнар керә. Чәчүлекләрнең 5 проценты иминиятләштерелгән.

Туфракта дым да җитәрлек. Явым-төшемнәр уртача нормадан күбрәк булган. Яңгырлар аеруча Казан, Кама Тамагы, Арча, Кайбыч һәм Тәтеш районнарында күп яуган. Аның каравы, министр әйтүенчә, мондый һава шартлары авырулар һәм корткычлар таралу өчен дә уңай. Шуңа күрә аграрийларга саклык чараларын күрергә киңәш итте.

Марат Җәббаров коронавирус пандемиясенең чәчү эшләренә дә, терлек азыгы әзерләүгә дә тискәре йогынты ясамаганлыгын билгеләп узды.

– Апас, Чүпрәле районнарында авыруга бәйле хәлләр булды, ләкин фермаларда эш тукталмады. Районнар белән көн саен очрашып сөйләшеп торабыз. Саклану чаралары, дезинфекцияләү буенча да әледән-әле күрсәтмәләр бирәбез, – диде.

Быел аграрийларга 3 млн тоннага якын сенаж, шулкадәр үк силос һәм 640 мең тонна печән әзерләргә туры киләчәк. Бүгенгә планның 35 проценты үтәлгән.

– Үләннәрнең беренче катын вакытында җыеп алырга кирәк. Башкача булган очракта, ризыкның сыйфаты югала һәм икенче катын җыеп алу соңга кала. Шуңа күрә без хуҗалыклар белән бу мәсьәләдә эш алып барабыз. Күпьеллык үләннәрнең беренче каты майда – июнь башында, берьеллык үләннәр исә июль-августтан да калмый җыелып бетәргә тиеш. Шушы вакытта алар иң файдалысы була, – ди Марат Җәббаров.

Министр әйтүенчә, кукуруз силосы иң яхшысы булып санала. Сөтне бермә-бер арттыра. Сенаж траншеяларын да әзерләп куярга кирәк булачак.

Терлек азыгы әзерләүдә Әтнә, Балтач, Саба, Тәтеш, Зәй, Нурлат районнары алда.

– Аларда бу эш бик җитди бара. Әлеге районнарда терлек саны да күп, шуңа күрә уңай һава торышын көтеп утырып булмый, – диде ул.

Ә менә Яшел Үзән, Әгерҗе, Кама Тамагы, Менделеевск районнары башкалардан калыша.

– Бу районнарда терлек азыгы әзерләү бераз соңга кала, алардан эшне тизләтүләрен, активрак булуларын сорыйбыз. Техника әзерлегенә бәйле тоткарлыклар да бар, – диде министр, артта калуның сәбәпләрен ачыклап.

Шулай да, гомумән алганда, Татарстанда терлек азыгы әзерләү буенча вазгыять яхшы.

– Кыенлыклар бар дип әйтеп булмый, – ди ул. – Печән, сенаж әзерләү өчен һава шартлары уңай. Күп нәрсә урындагы җитәкчеләрнең үзләреннән дә тора.

Бүген республикада азык әзерләү үзәкләре буенча да актив эш алып барыла. Әлеге эш аеруча унөч районда яхшы оештырылган. Мәсәлән, Актаныш, Саба, Теләче, Нурлат, Кукмара районнары – әнә шундыйлардан. Алар, ирешкән уңышлар белән генә канәгатьләнеп калмыйча, алга таба максатлар куеп эшлиләр.

Журналистлар умартачылар белән аграрийлар арасындагы аңлашылмаучанлыкларга карата да министрның фикере белән кызыксынды.

– Чыннан да, берничә районда мондый проблема бар. Бу уңайдан без һәр районга, җитәкчеләргә профилактика максатыннан күрсәтмәләр бирдек, «ватсап» төркемнәре эшли. Әйе, кайбер районнарда умартачылар белән аграрийлар уртак тел таба алмый. Һәр очракны җентекләп тикшерәбез. Әлеге проблеманы контрольдә тотабыз. Гаеплеләрне ачыкларга тырышабыз, кирәк булса, судка да мөрәҗәгать итәргә туры килергә мөмкин.  Безнең өчен игенчеләр дә, умартачылар да тигез, – дип җавап бирде министр.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү